Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ инженеры 32 ел төрмәгә хөкем ителде


Американ инженеры Ношир Говадия Кытайга яшерен мәгълумат сатуда гаепләнеп 32 ел төрмәгә хөкем ителде.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу сатудан алган 110 мең долларны Говадия Һавай утрауларының берсендә сатып алган кыйбатлы йортның ипотекасын түләүгә тоткан.

Говадия исә канун бозганлыгын кире кага.

66 яшьлек АКШ ватандашы Говадия В-2 стратегик бомбалау очкычын ясаучыларның берсе булган.
XS
SM
MD
LG