Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давоска хатын-кызлар кирәк


ПепсиКо ширкәте башлыгы Индра Нуи
ПепсиКо ширкәте башлыгы Индра Нуи
Давоста дөнья икътисади форумында (26-30 гыйнвар, Швейцария) катнашучы биш кешенең берсе быел хатын-кыз булырга тиеш, ди аны оештыручылар.

Быел җыенда 2.5 мең кеше катнашыр дип көтелә.

2001-2005 елларда Давоска килгән эшкуарлар арасында хатын-кызлар 9-15% гына тәшкил иткән.

Бүгенге көндә дөньяның иң эре 500 ширкәтендә җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең 3% гына хатын-кызлар.

Белгечләр, "хатын-кызларның эш урыннарда хокукларын ирләрнеке белән бертигез дәрәҗәгә күтәрү өчен төркемдә 1:5 пропорциясе генә җитми", дип саный. "Эш урынында биш кешенең кимендә икесе, тагын да яхшырагы - өчесе хатын-кыз булса гына хокукларны кайгыртып була", ди алар.

Швеция 1995 елда ирләргә бала тугач, дүрт айга кадәр бала карау өчен ял алу хокукын бирде. Беренче елларда ирләр моңа шикләнеп караса, хәзер аталарның 80% баласын карарга ял ала. Бу инде бала карау аналар җилкәсендә генә түгел дигән сүз.

Бала карау өчен ял алу, эш сәгатьләрен гаиләгә яраклашып көйләү һәм башка шундый ташламаларны хатын-кызлар соңгы берничә дистә елда гына күрә башлады. Анысы да барлык илләрдә түгел.
XS
SM
MD
LG