Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә матәм игълан ителде


“Домодедово”да кичә булган террор һөҗүме корбаннары хөрмәтенә чәршәмбе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә матәм көте булачак.

Дүшәмбе әлеге шартлаудан 35 кеше һәлак булды, 110 кеше яраланды. Русия сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова әйтүенчә, яраланганнарның 40-тан артыгы авыр яки аеруча авыр хәлдә.

Федераль һәм төбәк хакимиятләре һәрбер корбанның гаиләсенә 3-әр миллион сум түлиячәк.

Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәткә һава аланнарында юлчыларны тикшерүне яхшырту чараларын әзерләргә кушты.

Башка илләрнең җитәкчеләре һәм халыкара оешмалар “Домодедово”дагы террор һөҗүмен кискен хөкем итә.
XS
SM
MD
LG