Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:19

Дума АКШ белән стратегик корал килешүен раслады


Русия Дәүләт Думасы Кушма Штатлар белән стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен раслау турындагы канунны өченче, соңгы укуда хуплады.

350 депутат килешүне яклап, 96-сы каршы тавыш бирде, берсе бер якка да кушылмады. Коммунистлар һәм либерал демократлар алдан ук килешүгә каршы булуларын әйтеп куйды.

Думаның Халыкара мәсьәләләр комитеты килешү Русиянең стратегик атом кораллары төркемен саклау гына түгед, заманчалаштырырга да мөмкинлек бирә диде.

Узган язда Прагада АКШ һәм Русия президентлары арасында имзаланган бу килешү ике якның да атом кораллары санын 30 процентка киметүне күздә тота.

Килешү АКШ Сенатында узган декабрь аенда расланган иде.

XS
SM
MD
LG