Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Фәрит Мифтахов: "Домодедово"дагы шартлауны исламга бәйләргә тырышу дөрес түгел"


Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Фәрит Мифтахов

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Фәрит Мифтахов

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, "Болгар" хәйрия фонды җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге башлыгы Фәрит Мифтахов, "Азатлык" радиосының Казан бюросына килеп, Мәскәүдәге шартлауга карата үз фикерләре белән уртаклашты.

"Домодедово" һава аланында булган шартлау фаҗигасе күпләрне борчуга салганы кебек Казан халкын да битараф калдырмады. Фәрит әфәнде үз кичерешләрен сөйләде.

"Мондый террор вакыйгасы кайда гына булмасын, без аны бик авыр кичерәбез. Чөнки анда гади халык һәлак була. Шунысы бик кызганыч: мондый хәлләр кешеләр күпләп җыела торган урыннарда була.

Шартлау турында ишеткәч, күңелләребезгә "Алла сакласын, андый хәлләр башка шәһәрләрдә дә булмасын инде", дип уйлап куйдым. Шул ук вакытта андый хәл Казан һава аланында, Казан кешеләре белән дә булырга мөмкин, дип уйлыйсың. Бу дөньядан кайда китәчәген беркем дә белми. Мондый террор вакыйгалары кешене куркыта", диде ул.

Шартлау булып бераз гына вакыт узуга, интернет һәм телевидениедә бу вакыйганы ислам террорына бәйләргә тырышучылар күп булды. Фәрит Мифтахов, хокукый тикшерү эшләре тәмамланмый торып, бу вакыйганы исламга бәйләргә тырышу дөрес түгел, ди.

"Вакыйганы тикшерми торып, кемне дә булса гаепләү ялгыш"

"Әле менә кичә генә интернетта шартлауларны ислам белән бәйләп яза башладылар. Вакыйга тикшерелми торып ниндидер нәтиҗә ясый башлау, шартлауны ислам кешеләре эшләде дип әйтү, минемчә, бер дә дөрес түгел.

Чөнки динле, иманлы кеше нинди генә диндә булмасын Аллага ышана икән, кеше үтерергә ярамаганын аңлый һәм андый эшкә бармый. Террорчының дине дә, милләте дә була алмый", ди Мифтахов.

Фәрит әфәнде фикеренчә, мондый вакыйгаларның Мәскәүдә кабатлану сәбәбе анда торучы кешеләрдә толерантлык җитмәүдә.

"Мәскәү шәһәре электән сәнгать, мәдәният ягыннан дөньяда үз исемен яңгыратып торды. Ә соңгы елларда үзебез дә күреп торабыз анда террор вакыйгалары була. Алай гына да түгел, милләтләр, диннәр арасында, бер-берсен күрә алмыйча дип әйтимме, күңелсез вакыйгалар кабатлана.

Шул уңайдан декабрьдә яшьләрнең, футбол җанатарларының, скинхедларның “Мәскәү урысларга”, дип кычкыруларын күрдек. Монда толерантлык булмавы да яхшы сизелде. Толерантлык бит ул – үзең белән бергә яшәгән кешене хөрмәт итү.

Үзең ничек буласың – сиңа да шундый мөнәсәбәт була, дип әйтәләр бит. Мәскәүгә килгәндә, мондый террор вакыйгалары ничә еллардан бирле бара инде. Әйтергә кирәк, монда һәрвакыт ниндидер яшьләрне, ниндидер диннәрне кыстырып җибәрергә телиләр", ди "Болгар" хәйрия фонды җитәкчесе Мифтахов.

"Зиһенле кеше террорчы була алмый"

"Мин берничек тә милләт кешеләрен, дин кешеләрен бу террор актына катнаштырмас идем. Минемчә, бу шартлауны үз зиһене булмаган, үзенең нәрсә эшләгәнен белмәгән берәр кеше эшләгән.

2004тәге террор вакыйгасыннан соң да төрле фаразлаулар булды. Анда ислам диненең катнашы булуы турында әлегәчә бер дәлил дә юк. Ул вакытта интернет аша кайбер сугышчылар моны без эшләдек дип чыгыш ясаган иде. Алар бит моның белән үзләрен күрсәтергә тырышалар. Имеш шартлауларны алар ясаган. Ә чынбарлыкта кемнәр оештырган ул шартлауларны, анысын әле дә беркем әйтә алмый.

Мифтахов фикеренчә, исбатламый торып гаепләү кемнәр өчендер кирәк.

“Болай дип әйтү исламга каршы чыгучыларның бер адымы булып тора. Димәк, ул эшне шулай күрсәтергә кемгәдер кирәк. Чөнки террор вакыйгасын һәрчак шулай бәйлиләр.

Тагын бер тапкыр әйтәсе килә: исламда булган, Аллага ышанган, иманы булган кеше террор эшләде, дигән бер дәлил дә, бер хәбәр дә булганы юк әле бүгенгә кадәр. Чөнки кеше үтерү ислам канунында тыелган. Һәм һәрбер кеше моның җаваплылыгын белеп тора”, ди Мифтахов.

“Җәмгыятьтә күзәтелгән мәсьәләләрне чишү өчен, дәүләт дин һәм милләт мәсьәләсендә дөрес юнәлештә булырга тиеш. Бу иң дөрес юл булыр”, дип сүзен йомгаклый, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Фәрит Мифтахов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG