Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

«Домодедово» һава аланындагы шартлаудан соң Манеж мәйданындагы кебек хәлләр кабатланмасмы? Чәршәмбе Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә матәм көне игълан ителде.

24 гыйнвар көнне "Домодедово" һава аланында 35 кешенең үлеменә китергән шартлау соңгы вакыттагы иң зур теракт булып санала. Ул чит ил юлчылары чыга торган урында 16.32 тирәсендә була һәм үлүчеләрдән тыш, тагын 150ләп кеше төрле җәрәхәтләр ала. Хәзергә инде үлгән кешеләрнең күбесенең исеме ачыкланган. Алар арасында татарларныкына охшаган фамилияләр дә бар. Аның берсе 1974 елгы Илдус Гатауллин. Шулай ук тагын берсе 1966 елгы Ринат Сибгатуллин булырга мөмкинлеге әйтелә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы исә Казаннан булган, әмма хәзер Мәскәүдә яшәүче 1976 елгы Наталья Понявинаның җәрәхәтләр алуын хәбәр итә. Ул Мәскәүнең 7нче хастаханәсенә салынган.

Сишәмбе хастаханәгә озатылганнар янында Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин булып китте.

Әйтергә кирәк, бу юлы Путин сугышчыларны «бәдрәфтә манчырга кирәк» дигән сүзләрдән инде тыелды. ФСБ утырышында катнашкан Медведев бу җинаятьне кылган бандитларны табу һәм мәхкәмәгә тапшыру өчен барысын да эшләргә кирәклеген әйтте

«Җинаятьчеләрнең «оялары» юк ителергә тиеш. Каршылык күрсәткәннәр белән артык мәшәкатьләнеп торасы түгел. Мондый очракта кулланыла торган гадәт нигезендә, аларны урыннарында юк итәргә кирәк», диде ул.

Медведев, шулай ук тиешле иминлек чаралары булдырылмау сәбәпле, килеп туган хәлдә «Домодедово» һава аланы җитәкчелеге җавап тотарга тиеш, дип белдерде.

Ләкин һава аланы сүзчесе Елена Галанова алар тарафыннан барлык иминлек чаралары күрелүен, ә тышкы яктагы тәртип өчен хокук саклаучылар җавап тотарга тиешлеген әйтте.

Медведев Казанны да телгә алды

Медведев шулай ук теракт куркынычлары арту сәбәпле, тиздән Казанда узачак Универсиада һәм Сочида үткәреләчәк Олимпия уеннарында да иминлек чараларын көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Шулай ук ул Русиядәге парламент һәм президент сайлавы алдыннан да иминлекне арттыру мөһимлеген әйтте.

Интернет блогларда исә Русиядә шартлаулар нәкъ сайлаулар алдыннан артуына гаҗәпләнүчеләр күбәйде. Азатлыкның урыс редакциясе уздырган фикер алышуда да халыкның күпчелеге «Домодедово»дагы шартлауны сайлау алды кампаниясе белән бәйли. Икенче урында Төньяк Кавказдагы сәяси хәлләр тора.

Чыннан да, шартлау турындагы беренче мәгълүматлар килеп ирешүгә, терактны кавказ йөзле ир кеше башкарган дигән хәбәрләр таралды. Die Welt алман басмасы язуынча, Мәскәүдә “Кавказ эзе” инде гадәти бер нәрсә кебек. Сәясәт белгече, “Антитеррор” фондының элекке киңәшчесе Руслан Матаргов бу өлкәдә мәсьәләне куертырга кирәкми дип саный.

«Мин әлегә Кавказ һәм берәр башка «эз» турында сөйләмәс идем, чөнки бу өлкәдә тикшерүчеләр эшләргә тиеш. Ләкин шунысын әйтергә телим: Кавказ Русия хөкүмәте өчен ниндидер «коткаручыга» әйләнде. Сайлаулар җиткәндә, икътисади-социаль хәл начарланганда гел никтер шартлаулар башлана. Бу «Кавказ эзе» дип атала һәм хакимият вертикален кырысландыруга китерә», ди ул.

Чыннан да, 2004 елны Бесландагы вакыйгалардан соң, Русиядә төбәк губернаторларын билгеләп кую тәртибе кертелгән иде. Бу террорга каршы бер чара буларак игълан ителде, әмма чынлыкта әлеге карарның инде күптән үк әзерләнә башлаганы мәгълүм булды.

Гудзон институты хезмәткәре Дэвид Саттер әйтүенчә, әгәр террорчылыкны сәбәп итеп, русиялеләрнең ирекләрен кысу артса, бу авторитар идарәне ныгытачак һәм иминлеккә кире йогынты ясаячак.

Кайбер белгечләр, "Домодедово"дагы хәлләрдән соң, Мәскәүдә тагын милләтара низаглар артырга мөмкин, дип саный. Инде хәзердән үк интернеттагы социаль челтәрләрдә шартлауда үлгәннәрне искә алу өчен сишәмбе кич Мәскәү үзәгенә чыгарга чакырган язулар барлыкка килде. Очрашырга сөйләшенгән урынга килгән берничә кеше кулга алынды. Алар арасында "Славянская сила" хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Демушкин да бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG