Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:25

КДУ профессоры һәм сәяси тарих кафедрасы мөдире Ринат Нәбиев Ислам университеты, Кол Шәриф мәчете төзелү чорында дин эшләре шурасын җитәкләгән. Әңгәмәбез дәүләт белән дин мөнәсәбәтләре, дини тормыштагы соңгы вакыйгалар хакында.


Римзил Вәли.
Күптән түгел Татарстан мөфтие алышынды. Госман Исхакый вакытыннан алда бу вазифадан китте. Бу вакыйгалар турында бәхәсләр интернетта, матбугатта, җәмәгать оешмаларында яңгырап тора. Төрле карашлар әйтелә. Бер яктан табигый хәл дип каралса, икенче яктан, Татарстандагы үзгәрешләрне Русиядәге мөселманнарны эзәрлекләү дип, рәнҗеп кабул итүчеләр дә бар.

Госман Исхакый үзе гариза биреп китте, я булмаса гадәттән тыш зур басым астында китәргә мәҗбүр булдымы, дигән сораулар ишетелә. “Азатлык” радиосында да төрле фикерләр булды.

Хәзерге Русиядә мөселманнар тормышы, Татарстан мөфтияте, дәүләтнең мөселманнар өммәте белән мөнәсәбәтләре турында сөйләшү өчен тарих фәннәре докторы, Казан университетының сәяси тарих кафедрасы мөдире Ринат Нәбиевне чакырдык.

Шунысын да әйтергә кирәк, Ринат Нәбиев 11 ел дәвамында Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасының рәисе булып эшләде.

Ринат әфәнде, сез бу һөнәргә ничек килеп кердегез?

Ринат Нәбиев.
Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Имәнлекул авылында тудым. Армиягә чакырылгач, соңгы елны Казанда хезмәт иттем. Шуннан Казан университетының хәзерлек курсына кердем.

Казан университетының тарих бүлеген 1979 елда тәмамладым. Аннары аспирантура, докторантура. Бер ел Мәскәүдә президент администрациясе каршында булган комиссиядә эшләдем. Казанга кайткач, Татарстан хөкүмәтендә унбер ел дәвамында дин эшләре шурасына җитәкчелек иттем.

Римзил Вәли. Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу шураны юкка чыгарып, аның җитәкчесен дә эштән азат итеп, президент аппаратында дини оешмалар белән эшли торган яңа идарә оештырып җибәрде. Дәүләт белән дин ничек эшли?

Ринат Нәбиев.
Гомумән алганда дин мәсьәләләре бик четерекле. Сиксәненче еллар азагында бу мәсьәлә тагы да куерды. Ә туксанынчы елларда яңа сәяси системга күчү моны тагын да калкытып җибәрде.

Әлбәттә, дәүләт каршында эшләп килгән дин мәсьәләләре структураларына әһәмият бирү кирәк. Әгәр дә дин белән дәүләт мөнәсәбәтләре арасында шундый структура бар икән, бу бик яхшы.

Аның абруен күтәрү туксанынчы елларда бик тә сизелә иде. Бу мәсьәләләрне без Дәүләт Шурасы аша да тикшердек. Мәгариф һәм фән мәсьәләләренең комиссиясендә дә аларны берничә тапкыр карарга туры килде.

Дини берләшмәләр турында канун кабул иткәндә, бу структураның әһәмиятле икәнлеге һәм хөкүмәт кысаларында аның вәкаләтләрен арттыру турында маддәләр дә керттек.

2005-2006 елларда бу мәсьәлә хәл ителде. Дин эшләре шурасына әһәмиәт бирү кими төште. Аны бетерергә кирәк дигән тәкъдимнәр белән дә чыктылар. Аның статусын төшерделәр.

Римзил Вәли.
Православ һәм мөселман җитәкчеләре бу идарәгә хөрмәт белән карый идеме?

Ринат Нәбиев.
Ике якка да ярап булмый. Дин оешмаларының үз теләкләре, үз перспективалары бар. Дәүләтнең дә үз карашлары, үз позицияләре. Ике яктан да бу теләкләрне җайлаштырганда, дин эшләре шурасына үзен төрлечә тотарга туры килде.

Шуңа да карамастан безнең дин оешмалары белән конструктив мөнәсәбәтләр оештырылган иде. Социаль чаралар, бергә үткәрелгән халыкара конференцияләр – барысы да Татарстанда булган динара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга эшли иде.

Яңа зур адымнар да ясалды. Дини оешмаларны цивиль җәмгыятьнең бер өлеше итеп карау – бу төзелгән програм иде. Ләкин тыныч кына үсеш барышы бу структураның дәрәҗәсен киметте. Бәлки ул кирәкми дигән фикерләр бар иде.

Без мөселман, православ, башка оешмаларга зур таләпләр куя идек. Оешмаларның эшчәнлеген арттыру, гореф-гадәтләрне кайтару, аларның киләчәккә карап яшәү, социаль өлкәдә үзләренең дәрәҗәсен арттыру – бик зур таләпләр. Бу да ошап җитми иде.

Римзил Вәли. Ул вакытта диннәр арасында дәүләт белән яки хокукый систем белән конфликт бар идемени?

Ринат Нәбиев.
Дини оешмалар дини укуны үз системында гына күрә иде. Ягъни дәүләт белән бергә уку системнарын төзү алар өчен чит, периферия сыман тоелды. Бу мәсьәләне дә катгый рәвештә куйдык.

Русия ислам университетының уставы алга карап төзелгән устав булып чыкты. Уставны дини юнәлештә генә үстерү теләге бар иде. Без икенче якны карадык. Ягъни бу дөньяви, дәүләти нигездә үсәргә тиеш дигән фикерне алга сөрдек.

Римзил Вәли. Ринат әфәнде, Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә, ислам университеты һәм Кол Шәриф мәчете ачылганда, Благовещение чиркәве төзекләндерелгәндә сез хөкүмәт белән дин оешмалары арасында аралашучы булып тордыгыз.

Инде сез бу эшләрдән бераз суынган һәм хәзер фән, педагогика белән шөгыльләнгән кеше буларак, әйтегез әле, хәзерге кебек каршылыклар бар идеме? Сезнең карашка, Татарстан мөселман оешмалары арасында экстремизм, ваһһабилык, яки татар вәкилләре өчен хас булмаган юнәлеш белән баручы имамнар, мәдрәсәләр бар идеме? Хәзер килеп чыккан проблемнарны сез алдан белдегезме? Алар кайчан башланды?

Ринат Нәбиев.
Диннең җәмгыятькә кайтуы тигез юллар белән бармый. Туксанынчы еллар башында дини ирек барлыкка килгәч, безнең республикага, Русиягә төрле юнәлешләр, төрле дини агымнар керде. Шуның белән ияреп, экстремистик юнәлешләр дә барлыкка килде. Аны яшереп булмый.

Римзил Вәли.
Андый юнәлешләр каян керә?

Ринат Нәбиев. Бу мәсьәләгә караганда шуны искә алырга кирәк, Татарстан җирлегендә ныклап үсеп киткән ислам юнәлеше бар. Шул ук гарәп илләрендә ислам үз вазгыятендә яшәп күнеккән. Анда бүтән дин юнәлешләре юк.

Безнең җирлектә үзебезнең гадәтләрдә яшәгән дин бернинди каршылык тудырмый. Ә яңа юнәлештә булган, ягъни гарәп илләрендә булган рәвештәге дин килеп керә икән, ул мондагы традицияләргә каршы килә башлый.

Каты бәрелешләрнең килеп чыгуы ихтимал. Шулай булды да. Туксанынчы елларда Кукмарада булган шартлаулар һәм башка каршылыклар шуны күрсәтте.

Римзил Вәли.
Изге догалар укыган, мәгърифәткә омтылган татар муллалары янында корал күтәреп көрәшә торган ислам вәкилләре күренә башладымы? Алар каян килеп чыкты?

Ринат Нәбиев.
Бер юнәлеше шул дәүләтләргә барып, укып кайткан шәкертләр һәм имамнар булса, икенчесе – монда килгән укытучы-мөгаллимнәр. Алар исламны ничек күз алдына китерәләр, шулай укыталар. Димәк, каршылык рәвешендә, катгый рәвештә исламны өйрәнүне алга куялар. Бу, бәлки, махсус эшләнмидер, әмма гарәп илләрендә булган таләпләр монда да күчә.

Римзил Вәли.
Нинди таләпләр ул?

Ринат Нәбиев. Шул ук сәләфилекне әйтик. "Чын ислам"ны, Ваһһаб тараткан фикерләрне монда китерү татарлар арасында яшәп килгән гадәтләрне юкка чыгара. Гарәп илләрендә укып кайткан шәкертләр бездә яшәп килгән динне чын ислам түгел дип аңлата башладылар.

Бу безнең җәмгыятьтә конфликтларга китерә. Кайбер экстремистик мөселманнар кулларына корал алуга ук барып җиттеләр. 1997 елда мине шушы эшкә чакырдылар. Әлбәттә, кайнаш иде. Төрле мөфтиятләр бар иде. Аларны берләштерү кирәк иде.

Римзил Вәли.
Шул вакытта Госман Исхакый мөфтилеккә китерелде. Ул вакытта Габдулла хәзрәтне көчкә озатып, Госманны китерделәр. Ә хәзер Госманны үзен озаттылар. Ничек булды анысы?

Ринат Нәбиев.
Бу зур корылтай 1998 елның февралендә үтте. Әлбәттә, ул зур казаныш иде. Чөнки яшәп килгән төрле каршылыкларны үтәргә туры килде. Мөфтилеккә алты намзәт бар иде. Госман хәзрәт җиңеп чыкты.

Римзил Вәли.
Аның җизнәсе Габдулла хәзрәт ул вакытта аңа каршы иде. Ә хәзер Габдулла хәзрәт, киресенчә, үзенең кайнишен мөфтилектә калдыру өчен бик каты көрәшеп, үзенең фикерләрен дә белдерде.

Ринат Нәбиев.
Иң беренче мәсьәлә оештыру иде. Ике юнәлеш бар иде. Беренчесе – Габдулланыкы. Икенчесе аерым, мөстәкыйль рәвештә төзелгән мөфтият башлыгы юнәлеше иде. Тәлгать Таҗетдин мөфтияте дә бар иде. Алар бер-берсе белән тарткалашып яшәп килде. Төп мәсьәлә – бердән-бер мөфтият төзү иде. Госман хәзрәт җиңеп чыкты.

Габдулла хәзрәт оппозициядә калды. Соңгы елларда ул ачык рәвештә эшен алып бармады, ягъни зур каршылыклар тудырмады. Әмма 2006 елда III корылтай вакытында ул тагын үзен күрсәтте, ягъни мөфтилек дәрәҗәсенә дәгъва итте.

Римзил Вәли.
Госман тагы тәкъдим ителде. Хакимият ул вакытта Госманны якладымы? Дөресен әйтик, хакимият битараф кала алмый.

Ринат Нәбиев.
Сүз дә юк. Дин дәүләттән аерылган булса да, ул җәмгыятьтән аерылмаган.

Римзил Вәли. Идарә органнарының мөфтият эшләренә катышып, үзенә кирәкле булган кешене тәкъдим итү һәм әлеге вакытта бик "кирәк булмаган" кешене үзгәртү омтылышлары канунимы?

Ринат Нәбиев.
Әлбәттә, турыдан-туры дәүләт дини оешмалар эшенә кысылырга тиеш түгел. Әмма әйтеп үткәнемчә, җәмгыятьтәге тынычлык, андагы уңай үсешләр дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә бик мөһим. Шуңа күрә, әгәр дәүләт шушы процессларны матур итеп кулга-кул тотышып алып барырга тели икән, аның кызыксынуы кануни.

Әйтергә кирәк, Габдулла хәзрәт дәүләт белән бик килешеп эшли алмады. Шуңа күрә дәүләт үзенең теләген күбрәк Госман ягына аудара иде.

Римзил Вәли.
Госман хәзрәт белән сез, дин эшләре шурасы җитәкчесе буларак, 9-10 елга якын эшләдегез. Госманның 1998 елдан соң эшләп киткән эшенә ниндирәк бәя биреп була? Татарстан диния нәзарәте, Татарстан мөселманнары алга бардымы? Дөрес юлдан бардымы?

Ринат Нәбиев.
Бу чорда килгән барлык имамнарның, дини оешма җитәкчеләренең уңай яклары да, җитешмәгән яклары да бар. Госман хәзрәт тә бу мәсьәләдә берьяклы гына түгел.

Аның эшчәнлегендә ике әйбер көрәште. Беренчедән, рухи фикер ягы. Ягъни мөселман яшәешенең, киләчәгенең перспективасы, безнең традицияләрне саклап калу. Икенче яктан, дини оешмаларны аякка бастыру, финанс, оештыру мәсьәләләре. Әлбәттә, ничектер яшәргә, эшне алып барырга кирәк иде. Шуңа күрә Госман хәзрәт күбрәк финанс, хуҗалык мәсьәләләренә басым ясады.

Идеология якларына килгәндә, рухи үсеш мәсьәләләренә, бәлки, аның вакыты да җитмәгәндер. Белем ягына килгәндә, белеме җиткән иде. Ул югары белемле. Гарәп теле дә югары дәрәҗәдә. Шуның белән беррәттән Госман хәзрәт үзенең эш барышында бөтен мөселман оешмаларының ихтыяҗларын һәм шулай ук диния нәзарәтенең эшчәнлеген алып бару өчен финанс мәсьәләләрен алга куярга мәҗбүр булды.

Әгәр дә гарәп илләреннән ниндидер бер вакыф үзенең ярдәмен күрсәтә икән, ул аңа каршы түгел иде. Финанс яктан ярдәм керә икән, аңа ияреп, идеология дә керә.

Дәүләт тарафыннан бу мәсьәләгә салкын карау бар иде. Чөнки ислам университетыннан ректор киткәннән соң, финанс яктан ныгыту, диния нәзарәтенә кредит формасында акча бирү тәкъдимнәре каралды. Ләкин бу мөһим рәвештә каралмады. Тәкъдим рәвешендә генә эленеп калды.

Минем әйтәсем килә, әгәр дә без шул ук мөфтигә, дини оешмаларның җитәкчеләренә матди, финанс яктан ярдәм итәбез икән, аларның ихтыяҗларын дәүләт тарафыннан яклау-ныгыту эшләрен алып барабыз икән, димәк без мөфтиятне һәм мөфтине үз кысаларында, үз гадәтләрендә күбрәк эшләргә юнәлтә алабыз.

Ә бу эш ничектер читтә калды. Мөфти күбрәк ярдәмне чит илләрдә эзләп йөри иде. Шуның нәтиҗәсендә бездә либераль атмосфера тудырылды.

Римзил Вәли.
Муллалар, имамнар һәм меңнән артык мәчет, мәхәллә дә бар. Муллаларга эш хакын түләргә кирәк. Дәүләт бирәме моны, әллә мөселманнар сәдака итеп бирәме? Бу кайнар мәсьәлә элек тә булган, хәзер дә бар. Сез эшләгән вакытта мәчетләрне төзү һәм аларны матди яктан тәэмин итү, имамнарга эш хакын түләү ничек хәл ителә иде?

Ринат Нәбиев.
Дәүләт тарафыннан дини оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итү мөмкинлеге юк. Дәүләт аларны бюджетка да кертә алмый. Шуңа күрә бу мәсьәләнең хәл ителеше шушы дини оешмаларның җитәкчеләреннән тора: иганәче булсынмы, намазга йөрүчеләр тарафыннан ярдәм булсынмы.

Элек, революциягә кадәр татар тормышында җәдитчелек юнәлеше булган. Аның кысаларында әкренләп вакыф системының әһәмияте артты. Күп кенә эшмәкәр, галимнәр милли оешмаларга, мәдрәсәләргә ярдәм итә алган.

Әгәр дә без мөселман оешмалары яшәсен дибез икән, иң беренче чиратта борынгыдан яшәп килгән гадәтләрне кайтарырга кирәк.

Римзил Вәли.
Экстремизм, радикаль исламчылык, ваһһабилык дигән тенденция барлыгын таныдыгыз. Эшләгән чорда һәм киткәндә үзегезгә нинди мөнәсәбәт калдырдыгыз? Бу сез калдырган мирас түгелме? Сез экстремизмга йомыркалар салып калдырмадыгызмы? Бу эшкә каршы чаралар күрергә тырыштыгызмы?

Ринат Нәбиев. Әлбәттә, һәр чорның үз таләпләре, үз этаплары була. Туксанынчы еллар ахырында барган процесслар уңай процесслар иде. Дин эшләре шурасына зур белгечләр җыелган, бик күп галимнәр җәлеп ителгән иде.

Без энциклопедияләр чыгардык, аңлату, һәр диннең уңай якларын күрсәтү эшләрен алып бардык, “түгәрәк өстәлләр”, конференцияләр оештырдык. Ислам университетын традицион дини юнәлешкә борып җибәрү безнең өчен җиңел булмады.

2006 елның февралендә без җитәкчелеккә хат язган идек. Без радикаль булган юнәлешләрне кысып чыгару мәсьәләсен алга сөреп яшәдек. Мөрәҗәгатьләр ул вакытта кабул ителмәде.

Римзил Вәли.
Ягъни Ринат Нәбиев кафедрага күчеп киткән. Бу юнәлеш үзенчә үсебрәк киткән, икенче этапка кергән.

Ринат Нәбиев.
Шулай килеп чыкты да. Әгәр дә без исламның уңай үсешен күрергә телибез икән, аңа дәүләт тарафыннан ярдәм итү кирәк. Әгәр традицион динне ныгытырга мөмкинчелек тудырыла икән, шул вакытта безнең эш алга китәчәк.

Кискен рәвештә идеологик яктан бәрелешләр була иде. Аппаратта эшләүче бу өлкәгә җавап бирүче иптәшләр белән без бик җитди рәвештә каршылыкка керә идек. Стратегик юнәлештә эш алып бару күренми иде.

Бәлки хәзерге чорда бу мәсьәләләрнең килеп чыгуы да күп очракта шуның белән бәйледер. Мәсьәләне ачык рәвештә аңлату һәм җиткерү бар иде, ләкин гамәли төстә карар кабул итү килеп чыкмады.

Дәүләт кысаларында сиземләп белүчеләр булырга тиеш. Шул очракта гына иң мөһим стратегик үсешне без үз урынында тота алабыз һәм ислам тормышын позитив рәвештә алып бара алабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG