Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәтхерахман Әхмәдиев – Сәйдәшкә тиң һәвәскәр


Илдус Сәлахиев Фәтхерахман Әхмәдиев көйләрен уйный
Илдус Сәлахиев Фәтхерахман Әхмәдиев көйләрен уйный

Танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең тууына узган ел ахырларында 80 ел тулган иде. Быел, шушы көннәрдә композиторның туган төбәгендә әлеге юбилей бәйрәмен зурлап бәйрәм иттеләр.


Фәтхерахман Әхмәдиев – “Кояш гомере”, “Солдатлар”, “Ромашкалар”, “Җилләр исәләр” кебек җырларның көй, “Чистай вальсы”, “Яшисе килә” кебекләренең көй һәм сүз авторы да.

Фәтхерахман Әхмәдиевнең җырларын, көйләрен заманында бөтен татар халкы яратып җырлаган, яратып тыңлаган. Үзешчән композиторларга ул вакытларда кысу, тыю кебек мөнәсәбәтләр булса да, Ф.Әхмәдиевнең иҗаты популярлык казана ала.

“Шундый матур җырлар язып, киң халыкка танылып, популяр булып китсә дә, Фәтхерахман Әхмәдиевне татар музыкасы өлкәсендә җитәкчелек итүчеләр танырга теләмәде, аны төрлечә кимсетергә, аның җырларына юлны ябарга, җырлары өчен акча түләтмәскә тырышты.

Күп очракта Фәтхи җырларына бер тиен дә акча алмады. Хәер, бер Фәтхи генә түгел, һәвәскәр композитор дигән исемне йөрткән башка күп кенә талантлар да безнең шулай Фәтхи язмышына дучар иде”, дип яза үз истәлекләрендә Гөлшат Зәйнашева.

Ул композиторның язмышында булган авырлыкларны рухы сындырылган булудан башланып китүен әйтә.

“Дөресе – аның рухы матур, моңлы җырлардан торган иҗатын танымаган Композиторлар берлеге тарафыннан сындырылган иде. Фәтхи төшенкелеккә бирелде. Канатлы җырлар аз язылды. Авыру һәм кәефсезлек башланды”, ди ул.

Шагыйрә: “Минемчә, һәвәскәр булса-булсын, тик дистәләгән һәвәскәр композиторлар арасында ул – иң талантлысы һәм һәвәскәрләрдән Сәйдәшкә тиңе!” дип яза.
Котлы Бүкәш мәктәбенең укытучылар коллективы чыгыш ясый

Композиторның туганнары, укучылары, гаиләсе кайткан иде

Фәтхерахман Әхмәдиевкә, әгәр исән булса, узган елның 15 ноябрендә 80 яшь тулган булыр иде. Композиторның юбилей кичәләрен туган авылы Тәберде Чаллысында да, күрше авыл – Котлы Бүкәш мәктәбендә дә яңа ел бәйрәмнәренә кадәр билгеләп үттеләр.

Быел исә шушы көннәрдә Котлы Бүкәш авылы мәдәният йортында Фәтхерахман Әхмәдиевкә багышланган зур кичә оештырылды. Бирегә күрше авыллардан да кунаклар килгән – тамаша залы шыгрым тулы иде.

Кичәгә композиторның туганнары, авылдашлары, аны белгән, күргән кешеләр дә чакырулы иде. Шулай ук бүген Чаллыда яшәп иҗат итүче, ә 70нче елларда бөтен районны гөрләтеп торган “Йолдыз” ансамбле кайткан, композиторның тормыш иптәше Равия ханым, кызы Ләйсән, оныгы Рафаэль дә килгән иделәр.
Тамаша залы шыгрым тулы иде

Бәйрәмне Котлы Бүкәш авыл җирлеге җитәкчесе Илдар Вакыйф улы ачып җибәрде.

“Һәр җирлек үзенең халкы белән кадерле. Һәр җирлекнең үз осталары, сәләтләре бар. Менә шулар авылның данын күтәрә һәм яклый да инде. Безнең якның да мондый шәхесләре күп. Шулар арасында Фәтхерахман Әхмәдиев аеруча зур урын алып тора.

Шигырьне дә һәр икенче кеше яза ала диләр, ә менә җыр язу осталыгы сирәкләргә бирелә. Ф.Әхмәдиев – илкүләм, бөтен татар дөньясы күләмендә яратып җырлана торган җырларның авторы. Без аның белән горурланабыз”, диде ул.
Фәтхерахман Әхмәдиев белән якыннан таныш кешеләр истәлекләре белән уртаклаша

Истәлекләрне тупларга кирәк

Котлы Бүкәш мәктәбендә урнашкан “Туган як” музее җитәкчесе Кәримулла Гыйлфан улы үз чыгышында Фәтхерахман Әхмәдиев исемен мәңгеләштерү өчен эшләр алып барылу турында сөйләде.

Ул Балык Бистәсе районында балалар сәнгать мәктәбе Ф. Әхмәдиев исемен йөртүен, Тәберде Чаллысы авылында бер урам аның исеме белән аталуын, китапларда, әдәбиятта, публицистикада да Фәтхерахман Әхмәдиев исеме зур урын алып торуын билгеләп үтте.

“Бары тик зур үзгәртүләр алып барыла башлагач, сәясәттә җилләр әзрәк йомшаргач, 1990 елны беренче мәртәбә без авыл мәдәният йортында Ф.Әхмәдиевнең 60 еллыгын билгеләп үттек. Халык тарафыннан төрле карашлар бар иде: “Нәрсәгә кирәк? Ник үткәрик без аны?” дип, каршы чыктылар.

Район башлыгы янына барып аңлаткач, ул әлеге чараны бөтен район күләмендә үткәрергә тәкъдим итте. Шулай итеп, Фәтхерахман Әхмәдиевнең 70 еллыгын да, 80 еллыгын да үткәрүгә ирештек”, диде Кәримулла Ахунов.

Музей җитәкчесе ике эш башкарырга кирәклеген дә әйтеп үтте.

"Беренчесе Ф.Әхмәдиевнең чыккан бар китапларын җыеп, аның турындагы истәлекләрне халыктан туплап, яңаларын барлап, бер китап чыгару булса, икенчесе – авыл музейларында, мәктәпләрдә, китапханәдә яткан Ф.Әхмәдиев истәлекләрен берләштереп, мәдәният музее яки музейда мәдәният почмагы итеп урнаштырырга кирәк", диде ул.
"Йолдыз" ансамбле чыгыш ясый

Фәтхераман Әхмәдиевнең гармуны табылды


Мисбах әфәнде Илдарханов Фәтхерахман Әхмәдиев белән яхшы таныш булган, композитор аны Казанда кайбер шагыйрьләр, композиторлар белән дә таныштырган. Мисбах әфәнде Фәтхерахман Әхмәдиевнең булган хыялы турында әйтте:

“Ул җәлилчеләрнең һәрберсенә багышлап, җыр чыгарырга тели иде”, диде.

Ерак араларны якын итеп, урамда булган 30 градуслы салкыннан да курыкмыйча, Фәтхерахман Әхмәдиев белән кечкенәдән таныш Нургали әфәнде дә кайткан иде. Ул композитор турындагы истәлекләре белән бүлеште һәм аның үз куллары белән тотып уйнаган гармунын табуы турында әйтте.

“Ф. Әхмәдиев ул гармунын саткан булган. Мин сатып алган кешене таптым, өч тапкыр янына барырга туры килде, шартларын үтәп, гармунны үземә кайтардым. Берничә тапкыр яңарттырдым.

Бу гармун уйнаячак, аңа оста гына кирәк. Менә шушы Фәтхерахман Әхмәдиев гармунын Котлы Бүкәш мәктәбе музеена бүләк итәм” дип, гармунны тапшырды.
Нургали әфәнде Фәтхерахман Әхмәдиев гармунында уйный

Композиторга багышланган кичәдә ул оештырган җыр ансамблендә булучылар да үз истәлекләре белән бүлеште, күршеләре, туганнары да чыгыш ясады. Фәтхерахман Әхмәдиев күбесен җырларга, гармунда уйнарга өйрәткән булып чыкты. Композитор яңа язган җыры, көйләре белән бүлешер өчен иртә таңнан урамга чыгып, эшкә баручы танышларына уйнап та күрсәтә торган булган икән.
Фәтхераман Әхмәдиев Семен әфәндене кечкенәдән гармун уйнарга өйрәткән. Семен Пасыев тормыш иптәше Роза ханым белән чыгыш ясый.

Ф.Әхмәдиевнең кайбер көйләре башка композитор исеме белән йөри

Истәлекләрдә игътибарны җәлеп итә торган тагын бер мәгълүмат булды. Берничә кеше сөйләвендә үтә дә кызганыч һәм охшаш сүзләр яңгырады.

Алар Фәтхерахман Әхмәдиевнең кайбер көйләрен башка композиторлар үзләштереп, үз исемнәре белән йөртүләрен әйтте. Хәтта “Синең бу темага җырың бар бит инде, әйдә син аны миңа бир” дип, Фәтхерахман Әхмәдиевкә мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үттеләр.

Кичәдә мәктәп укучылары, авыл җырчылары, укытучылар коллективы, “Йолдыз” ансамбле чыгыш ясады. Бу ансамбль исә очрашу өчен махсус Фәхерахман Әхмәдиев җырларын өйрәнеп кайткан иде.

Җитәкчеләре Илдус Низамов: "Фәтхерахман абыйның көйләре үзенчәлекле, аны башка бер композитор белән дә бутап булмый. Ә мондый сәләт бик сирәкләргә бирелә", дип билгеләп үтте.

Кунаклар үзләре дә Ф.Әхмәдиев җырларын башкарды, көйләрен гармунда уйнап күрсәтте. Тамашачылар исә һәр истәлекне бирелеп тыңлады, һәр җырга кушылып утырды.

Әлеге чарада Фәтхерахман Әхмәдиевкә багышланган кичә Казанда – Кәрим Тинчурин театрында үтәчәген дә билгеләп үттеләр һәм кунакларны, тамашачыларны анда да катнашырга чакырдылар.
XS
SM
MD
LG