Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Американы ярышучан булуга өнди


Барак Обама Конгресста чыгыш ясый
Барак Обама Конгресста чыгыш ясый

Американ Конгрессының ике пулаты каршында да ясаган еллык чыгышында президент Барак Обама "дөньядагы җитәкчел ролен сакларга теләсә, Америка ярышучан булырга тиеш", дип белдерде. Президент сүзләренчә, Американың киләчәге – бары тик җиңүдә генә.


Чәршәмбегә каршы төндә президент Обама илдәшләренә "Кушма Штатлар бүгенге көндә "Спутник" мизгелен кичерә" дип белдерде. Ягъни, илнең хәзерге хәлен 1957 елдагыга тиңләде – ул чакта советларның беренче булып галәмгә ясалма иярчен җибәрүе американнарга көтелмәгән вакыйга булып, аларны фәнни техник ургылышка, инновацияләр чорын башлап җибәрүгә этәргән иде.

Ярты гасыр элек, советлар "Спутник" иярченен җибәреп, безне узып киткәннән соң, аларны ничек итеп уза алу юллары турында бездә бернинди дә идея юк иде. Тиешле фән-гыйлем юк иде әле ул чакта. НАСА юк иде. Әмма яхшырак тикшеренү һәм мәгарифкә игътибар бирә башлаганнан соң, без советларны уздык кына түгел, ә инновацияләр дулкынын башлап җибәрдек, шуның нәтиҗәсендә яңа индустриал тармаклар һәм миллионлаган эш урыннары барлыкка килде. Хәзер исә безнең буынның шундый "Спутник" мизгеле җитте.

Конгресс каршында ясаган еллык юлламасында Обама, күпләп эш урыннарын булдыру һәм американ икътисадының ярышучан сәләтен арттыру планын җәеп салды. Бу план, аның фикеренчә, "киләчәкне яулау, җиңү" планы булырга тиеш.

Кимендә бер эш урынының язмышы әлеге планның гамәлгә уңышлы гына ашуына турыдан-туры бәйле. Бу Обаманың үз урыны – Кушма Штатлар президенты кәнәфие. Әгәр дә ул киләсе ике ел эчендә американнар өчен милионнарча эш урыны булдыра алмаса, 2012 елгы сайлауда үзенекеннән коры калачак. Бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе бар ил буйлап якынча 10% тәшкил итә. Ягъни, эшкә сәләтле булган американнарның һәр унынчысы – эшсез.

Обама сүзләренчә, АКШ икътисады соңгы еллардагы кризистан инде әкрен генә чыгып килә. Хәзер шушы терелеш мизгеленнән файдаланып, хөкүмәт ярдәмендә яңа тикшеренүләргә, мәгълүмати технологияләргә, чиста энергия тармакларына инвестицияләр кертү кирәк дип саный Кушма Штатлар президенты.

Безнең инфраструктура дөньядагы иң яхшысы иде, әмма бу алдынгылык юлында без таеп киттек. Көньяк Корея өйләренә интернет безгә караганда ныграк кергән. Европа илләре, Русия юллар һәм тимер юллар төзүгә безгә караганда күбрәк акча юллый. Кытай тизрәк йөри торган терәннәр (поездлар) ясый һәм яңарак һава аланнары кора.

Американың бар дөнья күләмендәге хезмәт базарында тоткан урыны какшый башлавына ишарә итеп, Обама Кытай һәм Һиндстанның үз балаларын американнарга караганда иртәрәк һәм озаграк укытуын әйтеп китте. Моңардан тыш, алар математика һәм табигать фәннәренә күбрәк игътибар бирә.

"Мул инвестицияләр Кытайның иң җитез эшләүче компьютер төзүенә китерде, кояш энергиясен өйрәнү өлкәсендәге иң зур тикшеренү үзәге дә хәзер Кытайда эшли", дип белдерде президент Обама.

Без инновацияләр, белем бирү, төзелеш өлкәләрендә бар дөньяны узып китәргә тиеш. Без Американы бизнес өчен иң кулай урын итәргә тиеш. Безгә хәзерге дефицит өчен җаваплылыкны алып, хакимиятне реформаларга кирәк. Шулай гына безнең халык муллыкка ирешә ала. Һәм менә шулай без киләчәкне яулаячакбыз.

Үз чыгышында Обама дәүләт чыгымнарын киметүне тәкъдим итә. Мисал өчен, ул киләсе биш елга дәүләт иминлегеннән тыш, бар федерал чыгымнарны да "туңдырып" торуны яклый. Ә инде инновацияләргә вәгъдә иткән инвестицияләрне американ президенты башка өлкәләрдә экономияләнгән акча хисабына ясарга җыена.

Барак Обаманың еллык юлламасын бу юлы Конгресс әгъзалары гына түгел, ә бу чарага махсус чакырылган кунаклар – Кушма Штатлардагы иң эре ширкәтләрнең башлыклары да тыңлады.
XS
SM
MD
LG