Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр хакимияте илдә протест чараларын тыйды


Протест чараларында 3 кеше үлде
Протест чараларында 3 кеше үлде
25 гыйнварда Мисыр башкаласы Каһирәдә узган каршылык чараларында меңләгән протестчы 30 елдан бирле хакимият башында торган ил президенты Хөсни Мөбаррәкне вазифадан китүен таләп итте.

Кичә полиция белән протестчылар арасында булган бәрелештә 1 полиция хезмәткәре белән 2 протестчы һәлак булган иде.

Мисырның эчке эшләр министры рөхсәтсез протест чараларына катнашкан кешеләрнең кулга алыначагын белдерде.
XS
SM
MD
LG