Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Дөньяда интернет кулланучылар саны 2 миллиардка җитте


БМО каршындагы Халыкара телекоммуникация берлеге дөньяда интернет кулланучылар санының 2 миллиард кешегә җитүен белдерде.

Берлек башлыгы Һамудун Тоур, матбугать чараларына биргән әңгәмәсендә 2000 ел башында дөньяда кесә телефоны кулланучылар санының 500 миллион ә интернет кулланучылар санының 250 миллион булуын искә төшерде. Ә 2011 елга килгәндә кесә телефоны кулланучылар саны 5 миллиардка җиткәндә, интернет кулланучылар саны 2 миллиард дип ачыкланды.

Халыкара телекоммуникация берлеге җитәкчесе Тоур, 2015 елда дөнья халкының яртысының тиз интернет элемтәсенә ия булачагы турында фараз белдерә.
XS
SM
MD
LG