Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украин телен кимсеткән сержант эшеннән алынды


Архив фотосы
Архив фотосы

Украин телен "бозау теле" дип атаган һәм бу телдә сөйләшергә теләмәгән Одесса шәһәрендәге юл инспекторы эшеннән алынды.

Одесса шәһәре, гыйнвар киче. Юл инспекторы бер машинаны туктата. Машина йөртүче аны украин телендә сөйләшергә үтенә. Үзен өлкән сержант Швец дип таныткан инспектор “Мин бозау телен аңламыйм” дип үтенечне кире кага. “Сез нәрсә, дәүләт телен яратмыйсызмы?” дигән сорауга сержант ачыктан-ачык “Юк һәм яратырга җыенмыйм да” дигән җавап кайтара.

Машинадагы украин егетләре шушы күренешне видеога төшереп алган һәм YouTube сәхифәсенә чыгарып элгән. Бу видео украин челтәрендә шау-шу тудырды. Өч көн эчендә аны 50 меңнән артык кеше карап өлгергән.



“Свобода” партиясенең Одесса бүлекчәсе “украин телен һәм бу телне үзенең ана теле дип санаган кешеләрне кимсеткән өчен” бу сержантка җинаять эше ачарга таләп итте. Моннан тыш, партия активистлары Юл хезмәте җитәкчелеген украин халкыннан гафу үтенергә һәм үз хезмәткәрләренең украин теле һәм тарихы белемнәрен тикшереп чыгарга таләп итте.

Чәршәмбедә эчке эшләр министрлыгы Юл хезмәте җитәкчелегенә бу хәлне тикшерергә күрсәтмә бирде. Атнакич көнне украин телен кимсеткән юл инспекторының эшеннән алынуы турында хәбәр ителде. Шулай ук, аның җитәкчеләренә дә шелтәдән эштән алынуга кадәр төрле чаралар күрелгән.

Украин теле дәүләт теле саналса да, илнең көньяк-көнчыгышында әле дә төп аралашу теле булып урыс теле тора.

Янукович хакимияткә килгәндә Украинада урыс теленең дәрәҗәсен күтәрү вәгъдәләре белән килгән иде. Украин һәм урыс телләренең тигезлеген алга сөргән канун өлгесе Радага узган җәй кертелде. Ләкин бу эш әлегә авыр бара, парламент бу канунны тикшерү эшен инде өч тапкыр кичектерде.

Күптән түгел президент идарәсе башлыгы урынбасары Анна Һерман, Украинада урыс теле икенче дәүләт теле булсын өчен моны депутатларның конституцион күпчелеге хупларга тиеш, дип белдерде. Әлегә Украина халкы бу карарны кабул итәрлек санда депутат сайлый алмаган, без халык теләгәнне генә эшли алабыз, дип өстәде Украина түрәсе.
XS
SM
MD
LG