Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mисырда протест чаралары көчәя


Mисырда 3 көннән бирле дәвам иткән протест чараларында 6 кеше һәлак булды.

Kичә полиция белән протестчылар арасында булган бәрелештә
шулай ук 800дән артык кеше кулга алынды.

Протест чараларының бүген дә дәвам итә.

Бүген башкала Каһирәдән кала Танта һәм Александрия шәһәрендә полиция хезмәткәрләре белән протестчылар арасында бәрелешләр булды.

Оппозиция тарафадарларын иртәгә дә җомга намазыннан соң зур урам җыены үткәрергә чакырды.

Шул ук вакытта реформалар таләп иткән Халыкара атом энергия идарәсенең элекке башлыгы Мөхәммәт әл-Бәрадәй Мисырга барачагын белдерде.

Күзәтүчеләр фикеренчә, аның Мисырга сәфәре илдәге каршылык чаралары шаукымын тагын да арттыра ала.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон тарафларны тынычланырга, Мисыр хакимиятен исә таләп ителгән реформаларны башкарырга чакырды.

Cоциаль аралашу челтәрләре ябылды

Шулай ук активистлар тарафыннан протест чараларын оештыру өчен кулланылган Facebook, Twitter кебек халыкара социаль аралашу сәхифәләренә Mисырда инде кереп булмавы хәбәр ителә.

Cоциаль аралашу челтәре Facebookта оппозиция тарафыннан ачылган протест сәхифәсенә катнашкан якынча йөз мең кеше, протестлар башлар алдыннан үзләренең урам чараларына катнашачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG