Accessibility links

Кайнар хәбәр

XXI гасырда әмирханнар булырмы?


Фатих Әмирхан. Май, 1915 ел
Фатих Әмирхан. Май, 1915 ел

Гыйнвар аенда татар әдәбиятының классигы Фатих Әмирханның тууына 125 ел тулды. Казанның Тукай музеенда әдипне искә алу кичәсе узды.


Биредә уздыруның сәбәбе – Әмирханның Габдулла Тукай тормышында зур роль уйнавы, бу ике әдипнең якын дуслыгы. Заманында Тукайның тел һәм стиленең халыкчанлыкка таба үзгәрүендә Фатих Әмирханның йогынтысы зур булган. Гомумән, ул кешене тиз таный, булырлык кешене күтәрә торган була.

Галимҗан Ибраһимовның да матбугат мәйданына чыгуына Фатих Әмирхан зур тырышлык куя.

Бу елны Габдулла Тукайның тууына да 125 ел тула, әмма әдипләрнең юбилее бер елга туры килгәнгә, Фатих Әмирханга игътибар азрак бирелә:

"Моңа, әлбәттә, совет чорында салынган традиция дә булышкандыр. Габдулла Тукайны әле бик караңгы елларда да, вульгар социализм канат җәйгән утызынчы елларда да , каршылыклы фикерләр белән булса да искә алдылар. Мәктәпләрдә укыттылар, программаларга керттеләр.

Ә Фатих Әмирхан, киресенчә, байтак еллар онытылып торды. 1926 елда вафат булганнан соң бер өч ел аның иҗаты турында сөйләшергә мөмкинлек булды әле, ә 1929 елдан 1941 елга кадәр аның бер әсәре дә басылмады. Китабы турында сүз баруы да мөмкин түгел иде, чөнки буржуаз язучы безнең халыкка кирәкле әдип дип саналмады инде ул”, диде галим Фоат Галимуллин.

Кичәдә Казан театр училищесенең дүртенче курс студентлары Фатих Әмирханның “Яшьләр” әсәреннән өзекләр дә тәкъдим итте. Алар аны үзләренең диплом эше буларак сайлаган.

Гомумән, әдипне әдәбиятта нәкъ яшьләр язучысы буларак таныйлар да инде. Чөнки аның бөтен иҗаты алдынгы фикерле яшьләрне яклаудан гыйбарәт. Моның өчен язучы тәнкыйтькә дә дучар була. Аның рус һәм көнбатыш модасыннан артта калмавын, “искелектән” аерылуын татар мохитеннән ераклашу кебегрәк кабул иткәннәр.

Фатих Әмирхан татар мәдәниятен, әдәбиятын дөнья күләменә чыгарырга теләгән. Аның нәкъ татар традицияләренә нигезләнеп, шул ук вакытта заманадан да артта калмыйча яшәргә теләве татар милләтен дөньякүләм таныту, һәр яктан үсеш алган, алга киткән, киң фикерле халык итеп саклау теләгеннән булган. Үзе ул төрек, гарәп, рус телләрен белгән. Гареб һәм шәрык философларының тәгълиматларын өйрәнгән.

Фоат Галимуллин да әдипнең яшьләр язучысы булуын ассызыклады:

“Безнең әлегә кадәр яшәү рәвешебез инде егерменче йөз башы таләпләренә һич кенә дә туры килми, ягъни без инде алга таба татар халкын зур, сәләтле халык, булган халык, элекке заманнарда гаҗәеп зур дәүләтләр тоткан халык дип таныйбыз икән һәм шул традицияләрне дәвам иттерәбез икән, без яшьләрне башкача тәрбияләүгә һәм аларга башкача яшәргә мөмкинлек бирергә тиешбез. Әлбәттә, дини таләпләр, дини тәрбия болар бөтенесе дә кала. Ләкин берьяклы гына түгел.

Без яшьләргә белем бирергә тиеш, дөнья күләмендәге дәрәҗәләргә чыгу өчен әзерлек бирергә тиешбез, иркенлек бирергә тиешбез, әмма нигездә, сүз дә юк, үзебезнең күп гасырлардан килгән яшәү рәвеше, ислам әхлагы булырга тиеш.

Менә Фатих Әмирханның бөтен кайгырганы шул. Без аның иҗатына тулысынча бәя биргән вакытта да, Фатих Әмирханны яшьләр язучысы, яшьләр публицисты, аларның тормышын, киләчәген кайгыртып язган әдип дип әйтә алабыз”.

Фатих Әмирханны XX йөз башы алдынгы татар шәкертләре үзләренең җитәкчесе итеп санаган, ул яшьләр арасында абруй казанган була, хәтта 1906 елда Петербурда Бөтенрусия мөселманнарының II съездына делегат итеп, бөтен Казан шәкертләре бертавыштан Фатих Әмирханны сайлый.

Әдип ислах хәрәкәтенә җитәкче, яшерен “Әл-ислах” комитетын, алдынгы яшьләр органы “Әл-ислах” газетын оештыручы, “Кояш” газетының идея җитәкчесе, “Аң” журналын оештырудан тыш, беренче татар операсы “Сания”нең дөньяга чыгуында да зур роль уйный.

21 яшендә аяксыз калуына карамастан, Фатих Әмирхан актив тормыш белән яшәвен туктамый, татар әдәбиятында классика дәрәҗәсендә булган әсәрләр иҗат итә. Тукай белән берлектә татар әдәбиятындагы тәнкыйтькә нигез сала. Яшь иҗатчыларга үзенең киңәшләре, тәнкыйте белән ярдәм итә.

Ни өчен бүген классик әсәрләр тумый?

Бүгенге яшьләр арасында классик әсәрләр язучылар әлегә юк. Моның сәбәбен замананың башка булуында, яшьләрнең бөтенләй икенче мохиттә, рухта тәрбияләнүендә дә күрергә була. Яшь шагыйрь Булат Ибраһим яшь иҗатчыларны артык мактыйлар, аларга тәнкыйть җитми дип саный:

“Тәнкыйтьчеләребез яшь шагыйрьләр, яшь прозаиклар белән бер дә кызыксынмый. Татар әдәбиятындагы тәнкыйть, гомумән, юк дәрәҗәсендә. Булса да бик сүлпән. Үз даирәбездә генә кайный торган тәнкыйть.

Үзебезнең яшь тәнкыйтьчеләр бер дә юк диярлек. Булса да алар тәнкыйди әсәрнең бик җиңелен генә ала. Чөнки бик җиңел тәнкыйтьлисе әсәрне алып, алар үзләренең дә, авторның да күңелен калдырмаска дигән принциптан эш итә”.

Гомумән, классик әсәрләр язган гына түгел, ә Фатих Әмирханнар кебек татар халкы өчен, аның нәкъ киләчәге өчен актив көрәшкән, яңа фикерләр тудырган, татарны дөнья күләменә чыгарырга ашкынган яшьләр бик аз. Үз вакытында замана сынауларын узып, халыкның әдәбиятын, мәдәниятен, мәгърифәтен үстерергә Фатих Әмирханнар, аның рухында тәрбияләнүчеләр булышкан.

Бүген Фатих Әмирханнан үрнәк алу гына түгел, язучыны тулаем өйрәнүче юк, Татарстанның милли музееның язма чыганаклар бүлегенең өлкән хезмәткәре Рәмзия Абзалина сөйләвенчә, әдипнең “Хәят” әсәренең кулъязмалы 22 дәфтәре табылган, биредә әсәрнең икенче өлеше дә булырга мөмкин, әмма аларны әлегә укучы юк.
XS
SM
MD
LG