Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә президентның китүен таләп итеп урам җыеннары узды


Йәмән башкаласы Санада меңләгән кеше катнашында президент Гали Габдулла Сәлихне урыныннан китүен таләп итеп урам җыеннары узды. Президент ил белән 30 елдан артык идарә итә.

Пикетта хөкүмәткә каршы шигарьләр яңгырады, урам җыеннары нәтиҗәсендә урынныннан киткән Тунис президенты телгә алынды.

Урам җыеннарын оештыручылар студентлар һәм иҗтимагый оешмаларны илдәге коррупция һәм Йәмән хөкүмәтенең икътисади сәясәтенә ризасызлык белдерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG