Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Австралия су басудан соң яңа салым кертә


Австралия премьер-министры Джулия Гиллард су басудан соң акча җыю өчен яңа төрле салым кертелә, дип белдерде.

Керемнәре югары саналган Австралия ватандашларыннан бу салым 1 июльдән башлап бер ел җыелачак. Иң зур зыян күргән Квинслэнд һәм Виктория штатларында яшәүчеләр салымны түләмиячәк.

Узган елның декабрь аеннан бирле дәвам иткән су басулар нәтиҗәсендә 30дан артык кеше батып үлде. Йортларга килгән зыян миллиардларча доллар дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG