Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия СПИД фондына акча бирүне туктатып тора


Германия СПИД, туберкулез һәм маляриягә каршы көрәшкән фондка акча бирүне туктатып торуын белдерде. Бу адымны хакимиятләр фонд хезмәткәрләренең 34 миллион доллар акчаны урлавы турындагы хәбәр белән аңлатты. Хәбәр Associated Press мәгълүмат агентлыгында чыкты.

БМО карамагында эшләгән әлеге фондка акча биреп торган иң зур өч химаяче илнең берсе булган Германия, акча урлану хәбәре тикшерелгәнче фонд белән хезмәттәшлек итмиячәген белдерде.

Фонд җитәкчелеге исә, кечерәк күләмдәге акчаларның чыннан да максатында кулланылмаганын таныды, әмма гаепле булганнар инде җәзасын алды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG