Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Русия Дәүләт шурасының милли мәсьәләләргә багышланган чираттагы утырышы Уфада үтәчәк дип көтелә. Ә Уфа анда катнашачак түрәләрне үзендәге, күптән чишелешен көткән милли проблемалар белән каршы алачак.

Башкортстан, тумышыннан ук милләтара каршылыкларны үз эченә туплаган республика булса да, соңгы егерме елда милли һәм милләтара проблемалар чиккә җитеп кискенләште. Сәбәбе – административ ресурска һәм Мәскәүнең кычкырып әйтми торган фатихасына таянган башкорт элитасының Башкортстанда үзенчәлекле башкорт империясы төзүе.

Егерме ел буена Башкортстан башында утырган республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов тирәсенә тупланган җитәкчелектәге башкорт милләтчеләре, бу төбәкне Русиянең күпмилләтле һәм тигез хокукка ия булган халыклар яшәгән субъекты дип түгел, ә “башкорт республикасы” итеп карадылар. Моның бер нәтиҗәсе булып республика бюджетының күпчелек өлешен фәкать башкорт телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлтү булды.

Иң мөһиме – бу кече империядә Башкортстан татарына киләчәк юк иде дияргә була. Башкортстанда, хәтта җанисәп чарасы да татарларны этнос буларак юк итү коралы сыйфатында кулланылды. Шулай, 2002 елгы җанисәптә Башкортстандагы 300 меңләп татар башкортка әйләндерелде. Ә 2010 елгы җанисәп, гомумән, Башкортстандагы татар проблемасын юк итәргә тиеш иде сыман.

Республиканың элекке президенты дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев игълан иткәнчә, 2010 елгы җанисәптә башкортларның нисбәте 41% җиткерелергә тиеш иде. Әгәр бу планнар тормышка ашкан булса, Башкортстанда, 1989 елдагы 1 млн. 121 мең татардан, 2010 елга нибары 400 мең татар калыр иде. Әлбәттә, әлегә җанисәпнең төгәл генә нәтиҗәләре билгеле түгел. Шулай да, Башкортстанда президент алмашыну сәбәпле, татар милләте ул хәтле югалту кичермәгәндер. Әмма, хәрәмләшеп үткәрелгән 2002 елгы саннарның кабатлануы бик ихтимал, дип көтелә.

Әгәр инде Башкортстанда татар милләтенең реаль яртысы яшәгәнлеген искә алсаң, Башкортстан татары тамырына балта чабуның, гомумтатар милләтенә каршы юнәлтелгән чара икәнлеген күрәсең. Башкортстан татарлары милли оешмалары берләшмәсе булган “Башкортстан татарлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчеләренең берсе, профессор Мәҗит Хуҗин, бу уңайдан төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның хокукларын яклау өчен төзелгән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Башкортстан татарын яклау өчен кыл да кыймылдатмавына борчылу белдерде. “Әгәр алар татар файдасына эшләмиләр икән, димәк татарга каршы эшлиләр”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG