Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Казан кирмәнендәге “Манеж” үзәгендә Борис Ельцинның 80 еллыгына багышланган фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды.


Дөньяны үзгәрткән президентның Татарстан белән бәйле рәсемнәре аерым стендка куелган иде. Татарстаннар аның аеруча 1990 елда августта Казанга килеп, Казан дәүләт университетында (КФУ) чыгыш ясаганда, “Суверенитетны ала алган кадәр алыгыз” дигән мәгълүм сүзләрен хәтерли.

Язучылар берлегендә булганда “татар булсагыз ни эшләр идегез?” дигән сорауга ул: “Татар буларак, Татарстан республикасының суверенлыгы өчен каты көрәшер идем!” дип җавап биргән.

1994 елда килгәндә ул Мәрҗәни мәчете һәм Петр-Павел соборында булган, 1996 елда президент сайлавы вакытында Арча сабан туенда катнашкан. Аның чүлмәк ваткан рәсемен дә шушы күргәзмәдә күреп була.

Борис Ельцинның 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылган бу күргәзмәдә 200ләп рәсем куелган. Аларны Ельцин президент үзәге хәбәр агентлыклары архивыннан, башка чыганаклардан җыйган.

Анда Ельцин президентлыкка сайланган 1991 елдан башлап, вазифадан киткән 1999 елга кадәрге чор сурәтләнгән.

Борис Ельцинга 1 февральдә 80 яшь тулыр иде. Аның юбилеена багышланган чаралар Мәскәүдә башланып китте инде. 27 гыйнвар көнне Казандагы күргәзмәне ачу тантанасына Борис Ельцинның тормыш иптәше Наина Ельцина, кызы Татьяна Юмашева һәм башка рәсми кешеләр килде.

Аларны Татарстанның рәсми кешеләре, күптәнге дуслары, чордашлары, республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиев һәм Сәкинә Шәймиева озатып йөрде.

Ельцинны сагыналар

Чарада Борис Ельцин һәм аның чоры турында истәлекләр яңгырады, бу шәхескә бәяләр бирелде.
Ачылу тантанасында чыгыш ясаганда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев: “Ирекне саклагыз!” дип әйткән сүзләрен искә төшерде. Татарстанның бүгенге көне өчен без аңа рәхмәтле булырга тиеш, диде ул.

“Ул килде дә, ирекне алыгыз диде һәм аны ни дәрәҗәдә алуыбызны дә белә иде. Һәм бу сүзләр бөтендөнья мәгълүмат чараларында таралды. Ул вакытта Казан гына түгел, бөтен республика урамга чыккан иде.

Без Әлмәттә булдык, аннары Мамадышка бардык, авылларда да бөтен кеше тулы бәйсезлек таләп итте. Ул вакытта ул шушы сүзләрне әйтмәсә, без тынычланмас идек. Хәтта, беләсезме, “ирекне Шәймиев бирми икән, Борис Ельцин килде дә алыгыз дип әйтте” дип, мине тәнкыйтьли башладылар”, дип сөйләде Миңтимер Шәймиев.

Зыялылар өмете

Милли җәмәгатьчелек вәкилләре дә Ельцинны демократ һәм ирек алып килгән кеше итеп искә ала. Халык артисты Ренат Таҗетдинов : “Мин аны дөньяны үзгәртүче, бик күп эшләр эшләгән кеше итеп күз алдына китерәм. “Ирекне ала алган кадәр, алыгыз!” дип әйткән кеше, әлбәттә, безгә якын булырга тиеш. Ул – демократияне эшләргә кирәк дип, катгый итеп әйткән кеше”, диде.

Г.Камал татар театры җитәкчесе Шамил Закиров : “Без аңа бик өметләнгән идек, путч вакытында булган канлы вакыйгалар бөтен зыялылар йөрәгеннән үтте. Кызганычка Ельцин бөтен фикерләрен тормышка ашырып өлгермәде, бу илдә зур үзгәрешләр кирәк иде һәм ул аларны башлап җибәрде”, дип искә алды.

Күргәзмәгә Татарстан җитәкчелеге вәкилләре, депутатлар, милли зыялылар чакырылган иде. Татарстан түрәләрен бигрәк тә Борис Ельцинның 1992 елларда, аның президент булып эшләгән беренче еллары, Татарстанның иҗтимагый күтәрелеш вакытында төшерелгән рәсемнәр кызыксындырды. Алар сурәтләргә карап, Борис Ельцинны, үзләрен, шушы романтик чорны искә төшерде.

XS
SM
MD
LG