Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Домодедово": "Кавказ юлы" инде Пакстанга илтә


“Домодедово” һава аланында шартлау булгач ук “Кавказ эзе” калкып чыкты. “Урыс ваһһабчысы” шикләнелә.

"Домодедово”дагы шартлауга бәйле тикшерүләр әле төгәлләнмәгән, әмма инде хәзер үк шактый гына массакүләм мәгълүмат чаралары җинаятьнең башы нәкъ Төньяк Кавказга барып тоташуын язып чыкты.

“Тикшерүне алып баручылар эзнең нәкъ Төньяк Кавказга илтүендә шикләнми. Интихарчы шул як кешесе булган”, дип язды “Новости” агентлыгы.

Русия премьер-министры Владимир Путин сүзләренчә, әлеге терактка Чечняның катнашы юк. Хәзергә уздырылган тикшерүләр шуны күрсәтә икән. Путин фикеренчә, федераль хакимият инде анда тәртип урнаштырган. Димәк Мәскәүнең Чечняда уздырган барлык чаралары файдага булып чыга.

Раздобудько шикләнелә

Шул ук вакытта 35 кешенең үлеменә китергән “Домодедово” һава аланындагы шартлау өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алганы юк. Мәгълүмат агентлыклары шартлату эшенә бәйлелектә шикләнелүче ун кешенең эзләнүе турында хәбәрләр таратты. Һәм шуның берсе Раздобудько дигән кеше булырга мөмкинлеге әйтелде.

1978 елгы Виталий Раздобудьконы икенче төрле “урыс ваһһабчысы” дип йөртәләр, димәк бу ислам кабул иткән урыс егете булып чыга. Тумышы белән Ставропольдән булган Раздобудьконы төбәкнең эчке эшләр идарәсе инде узган елдан бирле эзли икән.

“Аны “Ногай җәмәгате” оешмасында катнашучы буларак эзлибез, ә “Домодедово” терактына катнашы барлыгы турында ишеткәнебез юк”, дигәннәр “Интерфакс”ка эчке эшләр идарәсендә.

Үтерелгән сугышчылар терелгән

Әйтергә кирәк, әлеге “Ногай җәмәгате” тарихы нәкъ 90нчы еллар, ягъни Чечнядагы икенче сугыш вакытына барып тоташа. Ул чакта Ставропольның көнчыгышындагы Нефтекум районынындагы берничә ногай кешесе Басаев җитәкчелегендә әлеге оешманы булдыра. Һәм 1990нчы еллар уртасында 300ләп кеше Чечняга китә.

2010 елның көзендә “Ногай җәмәгате” җитәкчелегенең федераль көчләр тарафыннан юк ителүе әйтелә, ләкин аның вәкилләре белән бәйле вакыйгалар әледән-әле “калкып чыга”.

Мисал өчен Раздобудькодан тыш, “Домодедово” һава аланындагы шарталуны шул ук “Ногай җәмәгате”нә кергән Назыр Батыров дигән сугышчы оештыру яки башкару мөмкинлеге әйтелә. Ләкин иң кызыгы, рәсми рәвештә әлеге Назыров инде 2009 елны Дагыстанда үтерелгән дип санала. Шул ук вакытта 2010 елның сентябрендә Новосибирски эчке эшләр идарәсе аны эзләүгә игълан иткән.

Татарстан егетләренә дә өлеш чыгардылар

Соңгы вакытта “Ногай җәмәгате”, “Болгар” оешмалары турында еш ишетергә туры килә. Аларның радикаль дини хәрәкәт булуы һәм анда керүчеләрнең Әфганстан белән Пакстан чигендә әзерлек үткәне әйтелә. Хәтта анда Татарстаннан да баручылар булуы турында сөйләнде. Бу хакта узган ел март аенда “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә элекке Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуп әйтте. Аның сүзләренчә, “Болгар” вәкилләре шул ук ваһһабчылар һәм алар инде сугышу тәҗрибәсен алып республикага шөгыльләнергә дип кайтканнар.

“Домодедово” һава аланындагы шартлаудан соң, да Русия ФСБсы Пакстандагы хезмәттәшләренә мөрәҗәгать юллады. Алар фикеренчә, Русиядә соңгы вакытта теракт оештыручылар нәкъ шундагы “Әл-Каидә” исламчыларында әзерлек узган булырга мөмкиннәр. Русия инде Пакстанга беренче генә мөрәҗәгать итми. Узган ел Мәскәү метросындагы шартлаулардан соң да, Русия ФСБсы хезмәттәшлек нигезендәге ярдәмне Пакстаннан сораган булган.
XS
SM
MD
LG