Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Полиция турында”гы канун кабул ителүенә каршы чыгучылар тоткарланган


Мәскәү милициясе “Полиция турында”гы канунны кабул итүгә каршы пикет уздырырга теләгән оппозициянең биш вәкилен тоткарлады. Алар әлеге чараны Русия Дәүләт Думасы бинасы каршында берешәр кеше катнашында үткәрергә исәп тоткан. Ә аның өчен хакимият рөхсәте кирәк түгел.

Оппозиция фикеренчә, канун проектында полиция хокуклары нык киңәйтелгән. Моннан тыш милицияне полициягә үзгәртү өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Алар фикеренчә, моны хокук саклау оешмаларын техник җиһазландыру өчен тоту файдалырак булыр иде.

Дәүләт Думасы бүген “Полиция турында”гы канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итәр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG