Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәдәният өлкәсендә хилафлыклар ачыкланды


Контроль-хисап пулаты хилаф эшләрне ачыклады
Контроль-хисап пулаты хилаф эшләрне ачыклады

Башкортстан контроль-хисап пулаты мәдәният министрлыгы оешмаларын тикшерүне тәмамлап, аның йомгакларын бәян итте. Бу өлкәдә дә бихисап акча үзләштерүләр ачыкланган.

Башкортстан контроль-хисап пулаты утырышына кырын гамәлләре ачылган мәдәният учаклары җитәкчеләре үзләре дә чакырылган иде. Алар үзләрендә булган кимчелекләр, акча белән мутлашулар турында сөйләгәндә, төрлечә акланып та торды. Контроль-хисап пулаты республиканың дистәләрчә мәдәният оешмасында – филармонияләрдә, театрларда, музыка колледжларында хилаф эшләрне ачыклады.

2008-2010 еллар аралыгындагы эшчәнлекләре тикшерелгән оешмалар акчалар белән мутлашуларның төрле юлларын кулланган. Ул елларда мәдәният һәм милли сәясәт министры вазыйфасын биләгән Илдус Илишев үзе карамагындагы оешмаларда кылынган кырын эшләрне күрмәмешкә салышкан һәм кайберләрендә үзе дә юл куйган дип әйтелә.

Аеруча күп кимчелекләр Башкортстан дәүләт филармониясендә ачыкланды. Бу хакта элекке тапшыруларда да мәгълүматлар бирелгән иде. Филармония җитәкчесе Данир Гайнуллин эшеннән алынды. Хәзер андагы хәлләрне республика прокуратурасы тикшерү комитеты өйрәнә.

Туймазы татар дәүләт драма театрында да күп хилафлыклар ачыкланган. Театр җитәкчесе Фирзәт Габидуллин артистларга аз гына күләмдә хезмәт хакларын түләгән бер вакытта, үзенә һәм урынбасарларына, шулай ук бухгалтерия хезмәткәрләренә даими төстә премияләр язган. Ике ел ярым эчендә театрда 1,3 миллион сум акча әнә шундый премияләр сыйфатында түләнгән. Фирзәт Габидуллин үзе артистлардан ун тапкырга күбрәк хезмәт хакы алган.

Мәдәният министрлыгы ягыннан тиешле контроль булмау сәбәпле, мәдәният учакларында җитәкчеләр санын кирәгеннән артык күләмдә эшкә алынган. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт филармониясендә җитәкченең җиде урынбасары, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында алты урынбасар, Уфадагы урта махсус музыка колледжында шулай ук алты урынбасар булган. Әлбәттә инде, аларның хезмәт хаклары гади хезмәткәрләрнекеннән һәм артистларныкыннан берничә тапкырга күбрәк булган.

Хәзер Башкортстан контроль-хисап пулаты тикшерүе нәтиҗәләре буенча гаепле дип табылган җитәкчеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк. Шул ук вакытта элекке мәдәният министры Илдус Илишевка карата әлегә турыдан-туры дәгъвалар белдерелми. Ул министр вазыйфасыннан алынгач, Уфада, Башкортстан дәүләт университетында мөгаллимлек эшенә кереште. Аны андагы Хокук институтында кафедра мөдире вазыйфасына алдылар.
XS
SM
MD
LG