Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырдагы протест чараларын инде "мөселман кардәшләр" дә яклый


28 гыйнварда Мисырның бер ничә шәһәрендә җомга намазыннан сон протест чаралары яңадан башланды.

Протестчылар илнең төрле шәһәрләрендә инде 4нче көн илне шактый вакыт идарә иткән Хөсни Мөбәрәкнең вазифадан китүен таләп итеп ризасызлык чаралары уздыра.

әл-Җәзирә телевидениесе белдерүенчә җомга намазыннан чыккан халык президентка каршы шигарьләр кычкырып урам җыены уздырган.

Полиция протест чараларына күз яше чыгарган газлар белән каршылык күрсәтте.

Башкалa Каһирәдә мәчет каршында протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр булып алган.

Мисырда интернет һәм кесә телефоны элемтәсе өзелгән.

Оппозиция берләшә

БМО атом идарәсе рәсмие, танылган нобель тынычлык бүләге иясе Мөхәммәт әл-Бәрадәй Венадан Мисырга кайтты.

Беренче 3 көн протестка катнашмаган оппозициядәге "мөселман кардәшләр берлегенең" бүген җомга намазыннан соң каршылык чараларына катнашуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG