Accessibility links

Кайнар хәбәр

28 гыйнвар – Солтангалиев атылган көн


Кайбер галимнәр тарафыннан татар дөньясының иң зур сәясәтчесе дип аталган Солтангалиев язмышының билгесез битләре җитәрлек. Үлеменә мөнәсәбәттә дә төрле фаразлар бар.


Мирсәет Солтангалиев язмышында ачылмаган битләр күп булганы кебек, татарстаннарның күпчелеге аның исеме белән аталган мәйдан һәм менә инде күп еллар буе, кайчан һәйкәле дә куелыр икән дип, таш торганын бик үк белеп бетерми.

1992 елда ук чыгарылган карар бүгенге көндә дә тормышка ашырылмаган. Таш кую тантанасы да онытыла төшкән. Бу -- Татарстанда күп вакыт сүз һәм гамәл берлеге аксаганлыкның тагын бер мисалы.

Тарих фәннәре докторы, “Гасырлар авазы” журналының баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов, татарның иң күренекле шәхесләренең берсе Мирсәет Солтангалиев исеме татар баласы күңеленә кече яшьтән үк кереп калырга тиеш, дигән карашта.

“Соңгы елларда профессор Солтанбеков, Галләмова чыгарган китапларда, Татарстан тарихына кагылган китапларда Солтангалиевнең исеме бар. Ләкин бу гына җитми. Бу юнәлештә эшлисе дә, эшлисе безгә”, ди Шәрәфетдинов.

Галим сүзләренчә, 1998 елда Солтангалиевнең сайланма хезмәтләре дөнья күрә, анда шактый күп документлар урын алган “Билгесез Солтангалиев” дигән китап 2002нче елда басыла. Шулай да, теоретик тәгълиматларын халык белеп бетерми, ди Шәрәфетдинов. Гадәттә күренекле шәхесләрнең олы юбилейларына берничә көн кала гына радио-телевидение ул хакта телгә килә, газет-журналларда мәкаләләр күренгәли. Галим мәгълүмат чараларын һәрдаим киңрәк куллану ягында.

2012 елның июнь аенда Мирсәет Солтангалиевнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан Татарстан архив идарәсе һәм Тарих институты халыкара чара үткәрәчәк. Бу чарага, Шәрәфетдинов сүзләренчә, Казан университетының тарих факультеты да кушылачак. Әлеге зур вакыйга уңаеннан Солтангалиев язган хезмәтләрне дә аерым китап итеп чыгарырга җыеналар.

Советлар Берлеге таркаласы 1924 елда ук әйтелә


“Мин Солтангалиевне Карл Маркс һәм Ленин белән чагыштырыр идем. Аларны бөек шәхесләр дип саныйм. Әмма Солтангалиев Маркс һәм Ленинның төп тәгълиматларын юкка чыгара. Пролетариат диктатурасы, сыйныфлар арасындагы көрәш, империализм – капитализмның иң югары баскычы дигән йомгакларны ул кире кага.

Дамир Шәрәфетдинов
1924 елда Солтангалиев Советлар Берлегенең (СССР) вакытлыча булуын әйтә. Һәм аның фикере дөрес булып чыга”, ди Шәрәфетдинов.

Үз вакытында Татарстан өлкә комитетының партия архивы мөдире буларак Шәрәфетдиновка Солтангалиевне аклау белән шөгыльләнергә туры килә. Шул вакытта үзе туплаган мәгълүмат арасында 131нче сан белән бирелгәне дә игътибарга лаек, дип белдерә Шәрәфетдинов.

“Франция генераль штабының икенче күзләү бюросы бюллетенендә хәбәр ителгәнчә, Солтангалига Токио хәрби академиясендә профессор вазифасы тапшырылган”, ди Шәрәфетдинов. Бу мәгълүмат 1943 елның 3 гыйнварында чыга. Аның сүзләренчә, бу юнәлештә дә тикшерү эшләре башланган.

1945 елда да күргәннәр...


Солтангалиевның үтерелүенә мөнәсәбәттә дә берничә төрле фараз бар. Аларның берсенә күрә, 1923 елның 11 декабрендә Кырым милләтчеләренең “Милли Фирка” оешмасы белән бәйле булганга, ул кулга алына. 1930 елда иң югары хөкемгә – атып үтерелү җәзасына тартыла. Әмма бу җәза 10 ел төрмәгә алмаштырыла. 1934 елда Солтангалиев эше каралып, аны азат итәләр. Әмма 1937 елда ул янә милләтчелектә гаепләнеп кулга алына. 1940 елның 28 гыйнварында атып үтерелә.

Шәрәфетдинов әйтүенчә, Советлар Берлеге Югары мәхкәмәсенең хәрби коллегия рәисе урынбасары полковник Борисоглебский биргән документта Солтангалиев 1939 елның 8 декабрендә хөкем ителде, хөкемен үтәгәндә 1943 елның 14 сентябрендә үлде диелә.

Шулай ук, галим сүзләренчә, 1992 елда Солтангалиевкә багышланган конференция вакытында аның сеңлесе Зөләйха апа да катнашкан. Һәм ул үзенә 1945 елда Солтангалиевне күрдек дип әйтүчеләр булганны белдерә.

“Ләкин болар барысы да фаразлар гына. Мин шулай булган икән дип әйтә алмыйм. Шуңа да карамастан без тарихчылар, архивчылар бөтен фаразларны раслау, я булмаса кире кагу өчен документлар табу эшен дәвам итәргә тиеш”, ди Шәрәфетдинов.

Галим Солтангалиевне дөньядагы татар халкының һәм Татарстанның йөзе булырдай шәхес дип әйтә.
XS
SM
MD
LG