Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динә: “Җырлап акча эшлисем килә!”


Динә Корбангалиева
Динә Корбангалиева

Чыгышы белән Башкортстаннан булган Динә Корбангалиева бер ел элек Казанга күчә. 25 яшьлек кыз популяр җырчы булып акча эшләргә теләвен яшерми.


“Сәләт” яшьләр үзәге карамагындагы “Риф рекорд” студиясе мөдире Риф Әхмәтов Динәгә якты киләчәк юрый, ләкин кимчелекләре дә юк түгел, ди. Рифкә кызның үҗәт, оптимист булуы ошаган.

Динә белдергәнчә, бала чагында беренче башкарган җыры “Тала-тала” була. Aвылда яшәгән әбисе аны кешеләр алдында җырлатырга яраткан. Кызның үзенә дә халык алдында чыгыш ясау ошап китә. Шунда ул үзенә, үскәч зур шәһәргә барып, популяр җырчы булам дип сүз бирә.

Динә Корбангалиева һәм Риф Әхмәтов
Җырчы булырга теләүче кызның сәхнә өчен тәхәллүсе дә әзер – Сандина (SunDina). Әйтүенә караганда, аны дуслары “кояш” дип йөрткәннәр, шуннан инглиз телендәге кояш сүзен исеменә кушып SunDinaга әйләнә ул.

Октябрьски шәһәрендә урта мәктәпне бетергәч, Динә Уфа шәһәрендә кием дизайнеры һөнәренә укый. Ләкин бу юнәлеш минеке түгел, ди. Шуңа да хыялын тормышка ашырырга Казанга күченә. Татарстан башкаласында билгеле продюссер Җәүдәт Гыйлманов белән таныша, аның аша ди-джей Риф студиясенә килеп эләгә.
XS
SM
MD
LG