Accessibility links

Кайнар хәбәр

Менделеев колониясендәге Ирек Мортазин ачлык игълан итте


Ирек Мортазин сөргендә
Ирек Мортазин сөргендә
Элекке Татарстан президентының сүзчесе булган, бер ел чамасы элек колония-поселениегә, сөргенгә җибәрелгән оппозицион журналист Ирек Мортазин ачлык игълан итте.

Мортазин тиешле вакытта эш урынында булмауда гаепләнеп 20 гыйнварда бер атнага, аннан соң 26 гыйнварда тагын өстәмә 10 көнгә тәртип бозучыларны ябып тота торган кырыс шартлы бүлмәгә, ШИЗОга ябылгач, ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән.

Үзе әйтүенчә, ул эш урынынннан җитәкчелектән рөхсәт алып бәдрәфкә генә киткән арада тикшерүчеләр килгән һәм аны тәртипне бозуда гаепләп җәза билгеләгән.

Икенче җәза исә “колония тоткыннарын тәрбияләү эшенә комачаулау” гаепләве белән билгеләнгән.

Ирек Мортазинның адвокаты Юрий Зак белән Менделеевскийдагы колониядә булып кайткан Ләйсән Ситдыйкова, Ирекнең хатыны, “Азатлык Радиосына” колония җитәкчеләре аны кырысрак шартлы гомуми төрмәгә күчерү өчен тырыша дип исәпләвен белдерде.



Элекке президент Миңтимер Шәймиевне тәнкыйтьләгән Мортазин хакимият дип аталган социаль төркемгә карата нәфрәт уятуда гаепләнеп 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
XS
SM
MD
LG