Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Махсус сигналлы машиналарга каршы протест чаралары үтте


Шимбә көнне Мәскәү һәм Петербурда түрәләрнең машинага махсус сигнал куеп йөрүенә каршы протест чаралары үтте. Чарада катнашучылар андый машиналар белән бәрелеп, зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерде.

Мәскәүнең Украина бульварында үткән чарада дистәләрчә кеше катнашкан. Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, алар “Мигалкалы түрә – гранат тоткан маймылдан да куркынычрак”, “Юлларда һәм мунчада бар кешеләр дә тигез” дигән шигарләр тоткан булган.

Петербурдагы активистлар 15 машина белән шәһәр буйлап йөреш оештырган. Ләкин билгеләгән җиргә барып җитә алмаганнар – аларны полиция туктаткан. Петербурдагы хәбәрчебез әйтүенчә, активистларның берсе тоткарланган, калганнарына, рөхсәт ителмәгән чарада катнашкан өчен, шелтә кәгазе тутырылган.

XS
SM
MD
LG