Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Тунис миллиардерының яшәү хокукын көчтән чыгарды


Оттава – Канада хакимиятләре Тунисның бәреп төшерелгән президенты Бен Галиның хатынының энесе – миллиардер Билхәсән Трабелсиның илдә яшәү хокукын көчтән чыгарган.

Килгән хәбәрләргә караганда, хакимиятләр аны кулга алып, иленә тапшырырга, Канададагы банк хисапларын туңдырырга җыена.

Канада рәсмиләре әйтүенчә, алар Тунистан элекке президентның туганнарын тапшыру турында мөрәҗәгать алган.

Трабелси Канадага гыйнвар аенда Тунис президенты бәреп төшерелгәннән соң килгән булган.
XS
SM
MD
LG