Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге шартлауга катышы булуда шикләнелүчеләр тоткарланган


Махачкала – Дагыстанда узган елның 31 декабрендә Мәскәүнең бер ату клубында шартлауга катышы булуда шикләнелгән 4 кеше тоткарланган.

Бу турыда бүген Русиянең террорчылыкка каршы комитеты хәбәр итте.

Мәскәүнең Кузьминки бистәсендәге клубта яңгыраган шартлау нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган иде.

Тикшерүчеләр әйтүенә караганда, бу интихарчы ханым Мәскәү үзәгендә террор гамәле оештырырга тиеш булган. Соңрак аның бер иптәше дә тоткарланган диелә.
XS
SM
MD
LG