Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда хөкүмәт чигенде, халык тынычланмый


Мисырда каршылык чаралары, 5нче көн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Шимбә көнне башкала Каһирәдә 2 меңләп кеше урамнарга чыгып, президент Хөсни Мөбәрәкнең урыныннан китүен таләп итте.

Мисырда хөкүмәтнең чигенүенә карамастан, каршылык чаралары дәвам итә. Протестчылар президентның да китүен таләп итә.

Шимбә көнне Мисыр башкаласы Каһирәдә 2 меңләп кеше урамга чыгып, президент Хөсни Мөбәрәкнең урыныннан китүен таләп итте.

Мисырның сәламәтлек министрлыгы вәкиле, каршылык белдерүчеләр белән полиция арасындагы чуалышлар нәтиҗәсендә 38 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, корбаннар саны инде 100дән арткан, яраланучылар саны меңнәр белән исәпләнә.

Президент Мөбәрәк җомга кичендә телевидение аша чыгыш ясап, хөкүмәтне урыныннан алып, илдә тәртип урнаштырачагын вәгъдә итте. Ләкин үзенең чигенәчәге турында ул берни әйтмәде.

Мөхәммәт Әл-Барадеи Каһирәдә протестчылар белән
Мисырның танылган диссиденты, Нобель бүләге иясе Мөхәммәт Әл-Барадеи Мөбәрәкне урыныннан китәргә чакырды.

“Шимбәгә каршы төндә халык Мөбәрәкнең урыныннан китүе турында белдерүен көтте. Ләкин соңгы минутта ул буш белдерү белән чыгып, халыкта тагы да зур ризасызлык тудырды.”

БМО атом идарәсенең элекке башлыгы Мөхәммәт Әл-Барадеи протест белдерүчеләргә теләктәшлек йөзеннән Мисырга кайткан иде. Хакимиятләр аны өй сагы астына утыртуга карамастан, Барадеи каршылык чараларында катнашачагын белдерде.

Американ президенты Барак Обама Мисыр рәсмиләрен тыныч демонстрантларга каршы көч кулланудан тотылып калырга чакырды. Мөбәрәк белән телефон аша сөйләшеп, Обама Мисырда демократия һәм икътисади реформалар юнәлешендә “конкрет гамәлләр” башкарырга чакырды.

Мөбәрәк Сөләйманны вице-президент итеп белгеләде
Шимбә көнне Мисыр хөкүмәте урыныннан китте, яңа премьер-министр итеп Әхмәт Шәфыйк билгеләнде. Моңа кадәр ул авиация министры булып эшләде.

Моннан тыш Мөбәрәк күзләү идарәсе башлыгы Гомәр Сөләйманны вице-президент итеп белгеләде. Бу вазифа моңа кадәр 30 еллап буш торды.

Рәсми Вашингтон исә хөкүмәттәге мондый алыш-бирешләр генә кризистан чыгу өчен җитәрлек түгел дип белдерде. Шимбә көнне Обама, иминлек киңәшчеләре белән очрашканнан соң, Мөбәрәкне кабат киңкүләмле сәяси реформалар башкарырга чакырды.

Килгән хәбәрләргә караганда, президент идарәсе белән хәрби җитәкчеләр арасында протестчылар белән ничек эш итү мәсьәләсендә җитди каршылыклар бар. Хәрбиләр коралсыз халыкка каршы көч кулланырга теләми.

Мәгълүмат чаралары протестчыларның хәрбиләр белән белән дуслашып төшкән фотосурәтләрен тарата.

XS
SM
MD
LG