Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Бу көннәрдә Мордовиядә татар милли эшләрендә зур җәнҗал булды. Русия юстиция министрлыгының Мордовиядәге идарәсе Мордовия татарларының «Якташлар» җәмгыятенең узган елның 25 маенда үткән конференциясен хокуксыз рәвештә үткән дип таныды. Конференция үзе дә канунсыз булып чыкты, анда кабул ителгән карарлар да юкка чыгарылды.

Шунысы кызык – юстиция министрлыгының мондый карары Мордовия хакимиятләренең бик тә кәефен бозды. Ә менә «Якташлар» җәмгыятенә үзенең конференциясен хокуксыз дип танудан тик файда гына икән.

Мордовия татарларының «Якташлар» җәмгыятенә быел 20 ел тула. 2007 елдан бирле ул «Якташлар» милли-мәдәни мохтарияте дип атала. Соңгы елларда бу оешманы Мордовия хакимиятләре тулысынча үз кулларына төшерергә тырышты.

«Якташлар» оешмасының җитәкчесе Шамил Бикмаев танылган эшмәкәр, бәйсез кеше дип әйтергә була. Ул күпме генә Мордовия хакимиятләренә яхшы булырга тырышса да, аларның бөтен "каприз"ларын тулысынча үти торган кеше түгел. Кайбер вакытларда Бикмаев татарларның үз мәнфәгатьләреннән чыгып та эш итә. Шуннан Мордовия хакимияте аның урынына үзләренә тулысынча лояль булган кешене куярга дип план корган дип уйларга нигез бар.

Хакимияткә «Якташлар»дан ни кирәк?

«Якташлар» җәмгыятенең Мордовия татарлары каршында абруе бик зур булмаса да, шактый татарлар аны үзләренең мәнфәгатьләрен яклаучы дип саный.

«Якташлар» вакыты-вакыты белән Мордовия хакимиятләренең кәефен бозгалый тора. Мәсәлән, «Якташлар» җәмгыяте Мордовиядәге татар авылларында дистәләгән еллар буена яңа мәктәпләр төзелмәве мәсьәләсен төрле инстанцияләр каршына куя барды. Һәм, ниһаять, 2008 елда Мордовиядә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты утырышы үткәрелеп, татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Мордовия башлыгы Меркушкин белән очрашкач, Кривозерье авылында өр-яңа мәктәп төзелде. Моңардан татарларга зарар да булды – Ринат Закировның «Азатлык» радиосына биргән әңгәмәне Мордовия радиосының эфирына чыгарган өчен «Якташлар» җәмгыяте активистлары Рәшидә Ипкаеваны һәм Шамил Мангутовны радиодан эштән кудылар.

«Якташлар» җәмгыяте аеруча 2009 елның ахырында активлаша башлады. Мордовия хакимияте өчен киләсе 2012 ел аеруча мөһим дата, чөнки бу елда «мукшы-эрзя халкының Русия дәүләте халыклары белән кушыла башлауга 1000 ел» дигән зур бәйрәмнәр үткәрелер дип көтелә. Ә кем белән мукшы-эрзялар 1000 ел элек кушыла башларга мөмкин булган? Әлбәттә, урыслар белән түгел, татарларның бабалары белән. Әгәр шундый зур бәйрәмнәр вакытында «Якташлар» җәмгыяте Мордовиядә яшәүче татарларның чын хәлен, аларга карата булган дискриминацияне күрсәтә башласа, хакимияткә күңелсез булыр иде. Шуннан Мордовия хакимияте «Якташлар»ны тулысынча хакимият контроле астына кертүне кирәкле дип тапты, күрәсең. Моның өчен хакимият «Якташлар» шурасында булган үзенең кешеләрен файдаланды.

Хакимият кешеләреннән ничек котылырга?

Бу мәсьәлә «Якташлар» җитәкчесе Шамил Бикмаев каршында күптән тора иде инде. Алар үзләре дә эшләми, «Якташлар»га да эшләргә бирми – озак еллар буе балласт булып тордылар. «Якташлар»ның төп эшли торган органы – ул шура. Анда соңгы вакытка кадәр 33 кеше иде. Шул 33 кеше арасында шактыйлары – хакимияткә кирәксә, «Якташлар» шурасы утырышына киләләр, хакимияткә кирәкмәсә, алар килми. Алар арасында ике министр иде, ике район башлыгы, хөкүмәт газеты мөхәррире, «Бердәм Русия» партиясенең пресс-сәркатибе, өч университет һәм институт профессоры, өч доцент, «Мордовавтодор» юллар төзи торган оешманың генераль җитәкчесе, Мордовия Республикасы башлыгының аналитик-мәгълүмат идарәсе җитәкчесе һәм башкалар. Шундый зур дәрәҗәле кешеләр «Якташлар» оешмасында дип горурланырга да була иде, әмма аларның күбесе хакимият кушкан теләсә кайсы моментта оешманың эшен юкка чыгарырга әзер иделәр.

«Якташлар»да актив рәвештә бәйсез кешеләр генә эшли дип әйтергә була. Әмма хакимиятләргә бик кирәккән чакта эшләүче активистларның тавышларын эшләмәүче хакимият кешеләренең тавышлары җиңә иде.

Шуннан Шамил Бикмаев оешманың уставы нигезендә бу кешеләрнең күбесен «Якташлар» дан бөтенләй чыгарырга ният кылды. Устав буенча оешмадан бөтенләй чыгарырга берничә нигез бар. Шуларның берсе – бер елдан артык взнослар түләмәү.

Кайбер шундый кешеләр өчен взносларны Шамил Бикмаев үз шәхси акчасыннан түләгән һәм алар хакимият кешеләре булса да, оешмада калды. Оешмадан чыгарылганнар автоматик рәвештә «Якташлар» шурасыннан да чыгарылды. Шулай итеп, хакимиятнең «Якташлар» белән манипуляцияләр эшләү мөмкинлекләре күпкә азайды.

Бикмаев урынбасарларын да алмаштырырга булды

Ул нигә моны эшләде? Бер урынбасары, Рафаил Аширов – элек сәламәтлек саклау министры иде, хәзер Мордовиянең Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары. Әлбәттә, аның милли-мәдәни эшләрдә катнашырга вакыты юк, әмма зур тантаналар, зур мәҗлесләр вакытында ул шатланып «Якташлар» җәмгыяте исеменнән чыгышлар ясый иде. Һәм болай булгач, мондый тантаналарга, зур чараларга Шамил Бикмаевны үзен чакырмый да башладылар. Нигә аның кирәге бар? Эшләсен. Ә хакимиятләрне мактарга аның урынбасары да җиткән.

Бикмаевның икенче урынбасары – Әнвәр Надиев иде, адвокат. Кызганычка каршы, Әнвәр һәрвакыт Шамил Бикмаевка каршы оппозициядә торды һәм хакимият кешеләре моның белән оста файдаландылар. Нәтиҗәсе – «Якташлар»ның күп кенә милли-мәдәни эшләре юкка чыкты.

«Якташлар» уставына күрә, җитәкченең урынбасарларын җитәкче үзе сайлый, ә шура әгъзалары моның белән йә килешә, йә килешми. Шамил Бикмаев үзенә яңа урынбасар итеп Марат Сәлимовны сайлады. Марат – университет доценты, икътисад фәннәре кандидаты, биш кат намаздагы мөселман.

Шулай итеп, 2010 елның 27 февралендә үткән шура җыелышы башта ике урынбасарны – Рафаил Ашировны һәм Әнвәр Надиевны урыннарыннан чыгарды, ә аннан соң яңа урынбасарны – Марат Сәлимовны раслады. Шулай ук взнос түләмәүчеләрне оешмадан куарга дигән карар кабул ителде.

Моны белгәч, хакимият нишләде?

Шурада булган хакимият кешеләре аноним хат язып, аны Русиянең юстиция министрлыгының Мордовиядәге идарәсенә тапшырдылар. Һәм бу идарә 27 февраль җыелышының карарларын юкка чыгарды. Нинди нигездә? Кворумга бер кеше җитмәгән өчен. Шураның 33 әгъзасыннан җыелышта кимендә 17 кеше булырга тиеш бит.

Берничә ел буена кворум булмый иде, 17 кеше җыелмый иде, шуннан һәрвакыт берничә кешенең тавышлары телефон аша гына алына иде. 27 февральдә шура утырышында 16 кеше генә иде. Шуннан ул вакытта Казанда, мөфти Госман Исхакыйның сайлау корылтаенда булган мөфти Рәшит Халиков белән телефон аша элемтәдә торып, аның тавышы да санала барды. Беркетмәдә бу читтән торып бирелгән тавышлар аерым күрсәтелде, әлбәттә. Әмма юстиция министрлыгының идарәсе моны уставка туры килми дип санады. «Якташлар» җитәкчесе Шамил Бикмаевка моның белән килешергә туры килде.

Бу хәлдән соң Бикмаевка ни эшләргә?

Бикмаев юстиция министрлыгы идарәсенә хат язды. Бу хатта ул, "устав буенча төгәл генә эшлибез икән, безнең тагы уставка каршы килгән бер зур хатабыз бар", дип язды. Бу хата – “2007 елның конференциясендә шурага сайлаулар вакытында 33 әгъзадан 6 кеше бөтенләй конференциядә юк иде һәм шуннан бу 6 кешене шурадан чыгарырга кирәк”, дип язды. Ә бу алты кешенең бишесе – нәкъ хакимият кешеләре иде.

Юстиция министрлыгы идарәсе башта бу алты кешене шурадан чыгарырга рөхсәт итмәде. Шуннан, шура утырышында хакимият кешеләрен җиңеп булмагач, «Якташлар»га тагы 60ка якын яңа әгъза алынды. Алар активистларның кешеләре иде һәм аларның тавышлары 25 майда үтәчәк конференциядә Бикмаевка һәм активистларга кирәкле карарларны кабул итәргә кирәк иде.

Хакимият тынычлыкта калмады

Хакимият вәкилләре
Яңа әгъзалар алынганын белгәч, хакимият үз чараларын күрде. 25 майда конференция уздырылырга тиешле урынга, татарлар күбәү яшәгән дүрт районнан - Ләмберә, Ромодан, Кадошкин, Инсар районнарыннан автобуслар белән 140тан артык йомышлы (служилый) татарларны китерделәр. Район администрацияләре, авыл идарәләре, мәдәният эшчеләре, хакимияткә якын булган эшмәкәрләр, аларның эшчеләре – бөтенесенең кулында «Якташлар»га керергә телим» дигән гаризалар.

Кызык та инде: «Якташлар» җәмгыяте 19 ел эшләде, бу кешеләргә «Якташлар»га керү кирәкмәде, алардан күбесеннән ярдәм дә юк иде, киресенчә, каршылык бар иде. Әле бердән, бөтенесе беркөнне милли активист булырга теләде. «Якташлар» уставы белән яңа әгъзаларны шура утырышында алалар, әмма 25 май конференциясендә бөтенесен бердән алдылар. Әлбәттә, бу уставны тупас рәвештә бозу иде.

Хакимият кешеләренең бу конференциядә Шамил Бикмаевны үз кешеләре белән алмаштырырга батырлыгы җитмәде. 2010 елның көзендә яңа конференция җыеп, анда яңадан шура сайларга, яңа җитәкче куярга планнары иде. Әмма бу планнар тормышка ашмады.

Хакимият планнары
ник тормышка ашмады?

Эш шунда: «Якташлар» активистларының берсе июнь аенда Русиянең юстиция министрлыгының Мордовиядәге идарәсенә гариза язды. Бу гариза конференцияне тупас рәвештә уставны бозып үткәрүне һәм шул бозулар арасында конференциянең сәркатибен сайламауны күрсәткән иде.

Шул гариза язылганнан соң ярты ел узгач, декабрь ахырында, юстиция министрлыгы идарәсе «Якташлар» оешмасының 25 майда үткән конференциясен законсыз дип таныды һәм аның бөтен карарларын юкка чыгарды. Шулай ук 2007 елда үткән конференциядә алты кешенең конференциядә булмыйча, шура әгъзалары булып сайлануны да законсыз дип таныды. Нәтиҗәдә, 27 февральдә үткән шура утырышы карарлары яңадан гамәлгә керде, чөнки кворум 17 кеше түгел, 14 кеше генә дип танылды.

Шулай итеп, бу юлы хакимият һәм хакимиятнең йомышлы татарлары оттырды – аларның биш кешесе «Якташлар» шурасыннан чыгарылды, кайберләре «Якташлар»дан бөтенләй куылды, Марат Сәлимов яңадан Шамил Бикмаевның урынбасары итеп танылды, ә хакимиятнең 140 кешесе күпләп «Якташлар»га керүе законсыз булып чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG