Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Күренекле юмор остасы Раил Садриев Сембер халкына күркәм кичә бүләк итте. Тамаша алдыннан аның белән әңгәмә дә корып алдык.

– Раил, күптән инде “Татарстан яшьләре” гәзитендә минем “Татарда юмор юкмәллә? дигән язмам чыккан иде. Бу язма, нигездә, Шамкайның сәхнәдән мәзәкләр сөйләвенә пошынудан туган иде. Син, юморчы буларак, мондый фикерне ничек кабул итәсең?

– Русия телевидениесе күрсәткән юмористик тапшырулар дәрәҗәсендә юмор юк бездә. Фәннең милли йөзе юк диләр. Аны чуашка, татарга бүлеп булмый. Ә юморның милли йөзе булырга тиеш. Татар-чуваш авылларында, мәсәлән, халыкның үзенә хас мәзәкләре бар. Татарда юмор бар дип тә, юк дип тә әйтеп була. Үлми дә, терелми дә.
– Бәлки монда татарның фаҗигале язмышы да тәэсир иткәндер?
Раил Садриев

– Әйе, анысы да бар. Һәм дин дә, минемчә. Ислам дине кырысрак бит ул. Фаҗигале язмыш дигәннән, яһүдләрнеке дә әнә бик үк шома булмаган, әмма бөтен мәзәкләр алардан чыга бит. Алар, үзләре өстеннән көлеп, үзләрен шуның белән юатып, һаман алга баралар. Минемчә, алардан да өйрәнергә кирәк.
– Кирәктер дә. Безнең дә бит Хуҗа Насретдиннәр турындагы мәзәкләр киң кулланышта иде элегрәк.

– Хуҗа Насретдин ул барча төрки халыкларның гомум персонажы булган. Гомум мирасыбыз бит ул. Үзем исә татарда юмор сай булганнан, үземнең юморны бик яратуымнан һәм аңлавымнан чыгып, татарда да юморга карата ихтирамны тирәнәйтәсем килә. Ә үземдә юморга карата мәхәббәт яшь чактан ук Зощенко кебек юморчылар китаплары белән мавыгуымнандыр.
– “Эчкече айныса, ярлы баеса” яки ”Американ” дигән әйберләрең бик тә җылы кабул ителгән иде Сембер тамашачысы тарафыннан. Аларның авторлары башкалар булса да, тамашада синең кулың да сизелә. Бу юлы Аманулланың моңа кадәр безгә таныш булмаган “Кырыкта да кытыклый” дигән әсәрен алып килгәнсез. Анда сиңа хас үзгәртүләр күрербезме?
– Сәхнәләштергәндә алар үзеңнекенә әйләнә инде. Үз карашыңнан, мөмкинлекләрдән чыгып, җайлаштырасың инде шулай. Туфан абый: “Сиңа пьеса биреп булмый, сәхнәләштергәндә 30% чамасы минеке түгел – синеке булып чыга”, дигән иде. Шаярып кына әйткәндер, бәлки.

– Үзеңә кайтыйк инде. Синең тамашаларыңа Сембердә халык күп җыела. Моның сәбәбе турында биш фараз әйтергә була. Әсәрнең яхшылыгы, режиссерның осталыгы, артистларның уңганлыгы, халыкның кәмит кенә яратуы, Сембердә буалылар – якташларыңның күп булуы. Менә шул сәбәпләрнең, синеңчә, иң мөһимен әйтсәң иде?

– Монда бөтенесе дә бардыр инде. Мин соңгы елларда үземчә тикшерү алып барам. Гастрольләрдә артист буларак та, режиссер һәм оештыручы сыйфатында да йөрим. Менә мин “Мунча ташы”н карыйм. Көненә икешәр тамаша бирәләр алар. Шәп бит бу. Үземә ачыш ясадым: бу болгавыр заманда – халыкның рухи байлыгын югалтучы күчеш чорында да халыкның көләсе килә. Бу кызганычкамы, шатлыккамы – әйтүе кыен. Әмма шундый күренеш бар.
Бер гәзиттә, мәсәлән, “Камал театрына, трагедиягә халык аз йөри”, дип язганнар иде. Чөнки тормыш үзе трагедиягә әйләнеп бара. Кеше ниндидер яктылык эзли, аның сөенәсе дә килә. Мин мәзәкнең принцибын аңладым: “Карале, ничек ошаган бу миңа. Әмма мин яхшырак – миннән дә начарраклар бар икән”. Урыс мәкале дә искә төшә: “Урыс кешесе сыеры үлгәнгә түгел – күршесенеке исән калганга елый”. Мондый психология гасырлар буе коллык дәвамында безнең халыкка да иңгән. Менә Шамкай чыгышлары шул турыда...
– Шамкай, дигәннән. Аның сәхнәдә билдән түбән анекдотлар сөйләп йөрүе миңа һич тә ошамый иде инде.

– Әйе, Рәшит абый Камал театрыннан киткәч, анекдотлар белән мавыгып китте. Мин аңа гашыйк идем, әмма кесәсеннән кәгазь чыгарып анекдотлар укуы ошамый башлады. Анекдотны укырга түгел – сөйләргә кирәк бит ул. Шул ук вакытта халыкка юмор кирәк, ә чын юморчыларга без мохтаҗ. Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзиннар гына туендырып бетерә алмый халыкны. Аз бит юморчыларыбыз.
– Булганнарының да кайберләре сәхнәдә сирәк күренәләр. Әйтик, Камил Кәримов, мәсәлән, берүзе диярлек ике сәгать буе шыгрым тулы зал халкын эчләре авыртканчы көлдергән иде. Юморы да кеше көлдерер өчен түгел, сәяси тәрбия бирү максатыннан булган иде. Әле дә машинада озын юллар барганда аудиокассетага язып алган аның чыгышларын тыңлап, ләззәтләнеп барам кайчакта.

– Әйе, үткен телле, тирән мәгънәле аның юморы. Ул бит “Шаяннар һәм тапкырлар” клубында да жюри вазифасын алып бара. “Казан утлары”на романнар яза. Бервакыт “Менә башланган романнарны язып бетерәм дә, юморга күчәм”, дигән иде. Язып бетми, күрәсең. Көтәргә кала инде.
Тамаша башланыр алдыннан ул, халыкны көлдереп, озын-озак алкышлар яулады. Бәйрәмдәй кабул ителгән концерт янә гомум көлү белән тәмамланды да.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG