Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өй сагы астындагы Беларус активистына интернет куллану тыелды


Мински – Беларус президентлыгына элекке намзәт Владимир Некляевка хакимиятләр интернет, телефон куллану һәм дә тәрәзәгә якын килүне тыйган. Бу турыда журналистларга аның хатыны хәбәр итте.

Некляев шимбә көнне төрмәдән чыгарылып, өй сагы астына утыртылды. Якшәмбедә ул яшәгән өй янына аның тарафдарлары җыелмакчы булган. Ләкин аңа бары тик хатыны һәм адвокатлар белән генә сөйләшергә рөхсәт ителгән.

Хатыны әйтүенә караганда, аларның фатирларында даими рәвештә КГБ хезмәткәре тора.

Некляев 19 декабрьдә үткән президент сайлаудан соң урам җыеннары оештыруда гаепләнеп кулга алынган иде.

Шул ук гаепләү нигезендә Беларус төрмәләрендә тагын 30-лап оппозиция вәкиле утыра. Аларның өчесе президентлыкка элекке намзәтләр.
XS
SM
MD
LG