Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Әл-Барадей Мөбәрәкне “бүген үк” китәргә чакырды


Мөхәммәт Әл-Барадей

Мөхәммәт Әл-Барадей

Мисыр оппозициясе җитәкчеләренең берсе, Нобель бүләге иясе Мөхәммәт Әл-Барадей, Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк “бүген үк” урыныннан китәргә тиеш, дип белдерде.

CNN каналына биргән әңгәмәсендә ул, илдә күчеш хөкүмәте төзергә һәм ирекле сайлаулар үткәрергә чакырды.

Әл-Барадей, Кушма Штатлар берьяктан, Мисырда демократик үзгәрешләргә өндәп, икенче яктан, Мөбәрәкне хуплап, үзенә булган ышанычын югалта бара, диде.

Мисырда тыелган “Мөселман кардәшлеге” дип аталган иң эре оппозиция төркеме Әл-Барадейны Мөбәрәк режимы белән сөйләшүләрдә арадашчы итеп билгеләргә ризалашты.

“Мөселман кардәшлеге” җитәкчеләренең берсе, Иссам Әл-Әрьян бу турыда якшәмбедә Каһирәнең Таһрир мәйданына җыелган дистәләрчә мең кеше алдында ясаган чыгышында әйтте.

Якшәмбедә Кушма Штарлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мисырда ирекле сайлаулар үткәреп, хакимиятне “оешкан рәвештә” демократия принципларында төзелгән яңа хөкүмәткә тапшыруны хуплавын белдерде.

Fox News каналына биргән әңгәмәсендә ул, Хөсни Мөбәрәк протест белдергән халыкның таләпләрен искә алу өчен берни эшләмәде, диде.

XS
SM
MD
LG