Accessibility links

Кайнар хәбәр

Композитор Сәяр Хәбибуллин 80 яшен билгеләде


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор Сәяр Хәбибуллинның 80 еллыгына багышланган тантаналы зур концертны милли-мәдәни мохтарият һәм “Рух” продюссерлар үзәге оештырды. Тамаша меңнән артык кеше сыешлы“Мир” кино-концерт залында үтте.

Сәяр Хәбибуллинның 60 ел элек Әхмәт Ерикәй шигыренә язылган, һаман да популяр булып калган “Эзләдем бәгърем сине” җырын белмәгән татар кешесе юктыр. Ул җырның көе концерт барышында лейтмотив булып яңгырап торды. Узган гасырның 80нче елларында Сәяр Хәбибуллин оештырган “Хыял” төркеме дистә еллар дәвамында Русияне генә түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрне аркылыга- буйга йөреп чыккан. Юбилей кичәсендә шул вакытларда тасмага язылган концерт программасыннан өзек тә күрсәтеп алдылар. Шул төркемгә кергән җырчылар, артистлар алар барысы да дип әйтерлек сәхнәдә һәм тамаша залында иделәр. Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина да шул төркемдә тәҗрибә туплаган җырчылар.

Очрашу Сәяр абыйны юбилее уңаеннан котлаулар һәм бүләкләр тапшыру белән башланып китте.

Тамашадан күренеш
Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин юбилярга “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелү турында хәбәр итеп, аңар Татарстан президентының бу хактагы фәрманын һәм түш билгесен тапшырды. Ә инде Русиянең мөфтиләр шурасы Сәяр Хәбибуллинны “Әль- Фәхер” ордены белән бүләкләде.
Аны шулай ук Мәскәү, Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтариятләре дә котлады, бүләкләрен тапшырды.

Сәяр Хәбибуллинның җырларын Мәскәү җырчылары гына түгел, Казан, Уфалар да яратып җырлый. Шуңа күрәдер юбилей концертында танылган җырчыларыбыз Рафаэль Ильясов, Идрис Газиев, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрибҗанова, Алсу Әбелханова, Наилә Фатехова, Роза Хәбибуллина, Сөмбел Билалова, Рэдик Ефремов, баянчы Илдар Сәлахов һәм башкалар катнашты. Программаны Венера Әхмәтова белән Виктор Шәрәфетдинов алып барды.

Сәяр абый күп кенә шагыйрьләр белән бергә иҗат итә. Аның музыка кораллары өчен язылган әсәрләре, хәтта дини темага язылган мөнәҗәтләре дә бар. Шулай да аның иҗатындагы иң яхшы җырлар Наҗар Нәҗми сүзләренә язылган булуына шик юк. Шуларның берсе, “Татар теле” дип аталганы юбилей концертында гимн кебек яңгырады.
Аны концертта катнашкан барлык артистлар бергә башкарды. Халык ул җырны аяк өсте торып тыңлады.

Тамашачылар бу очрашудан бик кәнагать калуларын белдерделәр. “Шәһәрдә туып үссә дә, Сәяр Хәбибуллин иҗатында авылга, туган җиргә, туган телгә мәдхия яңгырый. Без Мәскәүдә шундый композиторыбыз булу белән горурланабыз”, диделәр алар.

ЭЗЛӘДЕМ БӘГЫРЕМ СИНЕ

ЭЗЛӘДЕМ БӘГЪРЕМ СИНЕ
С.Хәбибуллин көе, Ә.Ерикәй сүзләре

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма,
Көлемсерәп кенә.

Кушымта:
Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп!
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп!

Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп.
Алмагачлар ак шәл ябынган,
Иркәм, синең кебек.

Кушымта.

Минем юлыма якты нурлар
Алып кил күбрәк итеп.
Алсу гөлләр өзеп бирермен,
Сиңа бүләк итеп!

Кушымта.

.
XS
SM
MD
LG