Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәкүровлар гаиләсе ике профессорлы булды


Ильяс Шәкүров
Ильяс Шәкүров

Гомәр ага һәм Алия апа Шәкүровлар алтын балалар тәрбияләде. Моңа кадәр олы уллары Илдар медицина фәннәре докторы, профессор иде. Менә хәзер икенче уллары Ильяс икътисади фәннәр докторы, профессор булды. Ильяс әфәнде бу дәрәҗәне Петербурда яклап кайтты.


Самар өлкәсендә кайсы гына татар авылын алма, аның үз йөзе бар. Гали авылы Совет чорында да иң бай авыл булып гомер итте. Тик бу авылда гына ике мәчеттә намазлар тукталмады. Мәчәләйлеләр авылларына чучка кертмәделәр. Иске Ярмәк үзенең шагыйрьләре, язучылары белән дан казанды.

Тупли авылы ут егетләре белән дан тота. Үткеннәр яшәгән җирдә төрле тармак алга китә. Шуларның берсе – галимлек!

Гомәр ага һәм Алия апа Шәкүровларның икенче уллары инде профессор дәрәҗәсенә күтәрелде. Без Ильяс әфәндене ихлас күңелебездән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, озын гомер телибез. Ходай Тәгалә үзегезгә ике дөньяның рәхәтен бирсен. Зиһен сафлыгын югалтмыйча, шулай ук дәрәҗәдә, хөрмәттә яшәргә язсын.

“Яктылык” мәктәбенең мөдире Мидхәт кызы Дания Абдрәхимова Ильяс әфәнде хакында: “Ильяс Шәкүров – безнең мәктәпнең төп иганәчесе. Ул үз акчасына яхшы укучыларга стипендия дә бирә, Казанга сәяхәтләр дә оештыра, төрле-төрле мәдәни чаралар уздыруда матди ярдәм күрсәтә. Әле генә аның акчасына мәктәп үзенең сайтын булдырды”, диде.

Самар шәһәренең татар мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин: “Ильяс әфәнде – татар тарихы белән тирән кызыксынучы шәхес. Милли җанлы ир. Максатчан. Булдыклы. Заман кешесе, шул ук вакытта милли тамырларыннан аерылмаган галим”.

Самар өлкә татар мохтарияте рәисе Мидхәт углы Миннәхмәт Халиуллов: “Ильяс Гомәр углы – Самарда банкир буларак та танылган ир. Татар бәйрәмнәренә даими матди ярдәм күрсәтә. Кешелекле. Әнисе Алия апа гомеренә татар теле укытты. Укытучы апабызны яратмаган кеше юк. Алма алмагачтан ерак төшми”, диде.

“Самар татарлары” интернет-сәхифәсенең мөхәррире Наилә Сабирҗанова: “Ильяс Шәкүров безнең сайтны ачып җибәргәндә дә ярдәмен күрсәтте. Татар концертларын калдырмас. Туры сүзле. Ул – милли хәрәкәтнең генераторы”, дип белдерде.

Кырык алты яшьлек банкир Ильяс Шәкүров чәчәк вакытында үрләргә менде. Шул биеклектән төшәргә язмасын. Безнең күңелебезгә ул – “Азатлык” радиосын тыңлаучы буларак та, якын татар баласы.
XS
SM
MD
LG