Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан бәйсез дә, президентлы да булыр”


Милли хәрәкәт активистлары Татарстанны суверен, президентлы республика итеп саклап калу ягында. Татар иҗтимагый үзәге Мәскәүнең Татарстанга карата алып барган сәясәтенә каршылык белдерә.

31 гыйнварда Марат Мөлеков исемен йөрткән татар иҗтимагый үзәге республикаларда президентлыкны бетерүгә каршы пикет оештырды. Каршылык чарасы Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янында, Татарстан хөкүмәте бинасы каршында үтте.

430281-5 санлы канун бик куркыныч

Узган елның 24 декабрендә Русиянең Федераль Җыелышы 430281-5 санлы канунны, ягъни республикаларда президент атамасын бетерү тәкъдимен хуплады. Иҗтимагый үзәк рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев фикеренчә, президентлык мәсьәләсен Дәүләт Думасы түгел, республика парламенты карарга тиеш.

“Бу канун Русия конституциясен боза. 430281-5нче канунны халыктан, Татарстан парламентыннан сорамыйча кабул иттеләр. Аннан соң Татарстанны да бетереп булачак. Канунның менә шундый куркынычы бар”, ди Фәрит Зәкиев.

Дәүләт Думасының 430281-5нче канунны кабул итүе, Федераль Җыелышның аны хуплавы уңаеннан татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллаган. Анда язылганча, президент бу халыкка, конституциягә каршы килгән канунга кул куймаска тиеш.

Әлмирә Әдиятуллина: Президентлыкны бергәләп саклыйк!

Каршылык чарасына “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә ханым Әдиятуллина да килде. Аның сүзләренчә, “Домодедово” һава аланында булган шартлаудан соң, Русиядә милләтләр министрлыгы оештырырга кирәк. Бу фикерне декабрь аенда Татарстан Дәүләт шурасы да Мәскәүгә тәкъдим иткән иде. Әмма Дмитрий Медведев моны кирәк санамады.

“Милләтләрне кайгырту булмаганга, Русия дөнья илләре янында бик түбән дәүләт булып күренә башлады. Русиягә инновацияләр кертергә, инвесторлар китерергә куркалар.

Миллләтләргә каршы эш эшләнә, Русия – православ ил, дигән шовинистик сәясәт алып барыла. Әлбәттә, Русия православ кына түгел”, ди Әлмирә Әдиятуллина.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Әлмирә Әдиятуллина Мәскәүнең Татарстанга каршы алып барган сәясәтенә бигрәк тә борчылу белдерә. Президентлыкны бетерергә теләүчеләрнең дини, әхлакый, рухи тәрбиясе бик түбән, ди ул.

“Татарстан үз-үзен тәэмин итә ала. Татар халкы эшчән. Әгәр милләт күтәрелеп, Татарстанны яклый алабыз икән, бәйсез дә, президентлы да булып яшәп калырбыз. Русия бар халыкларның дәүләте булырга тиеш”, ди ул.

Әлмирә Әдиятуллина, кулыннан килсә, язучыларны, җырчыларны барысын да җыеп мәйданга алып чыгар иде. Бергәләп Татарстанның үзен, президентлыкны яклап, саклар идек, ди ул. Әмма язучылар пикетка чыкмый, пикетчылар яныннан узып кына йөри.

Русия патша чорына кайтамы?

Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Юныс Камалетдинов, президентлыкны бетерү, агломерацияләр төзергә җыену Русияне патша чорына кайтару өчен эшләнә, дип фаразлый. Губерналаштыру фикерен Владимир Жириновский әйткән булса, аны Владимир Путин тормышка ашырырга тели.

“Губерналаштыру безнең бәйсезлекне бетерә. Татарлар гына түгел, башка халыкларның да күтәрелүе ихтимал. Суверенлыкны бетерү, Татарстан белән Ульян һәм Киров өлкәләрен кушу татар халкын бутау өчен эшләнә. Аларның максатлары – милләтләрне, бәйсезлек фикерен бетерү. Хәтта бу турыда сөйләшүне дә тыярга теләрләр әле”, ди Юныс Камалетдинов.

Татар иҗтимагый үзәгенең хәзерге рәисе Галишан Нуриәхмәт исә “Манеж мәйданы – Путин рейхстагы” дигән шигар күтәреп торды.

“Экстремистлар каян чыга дип уйланалар. Ә террорчыларның кемлеген әйтмиләр. Ник әйтсеннәр. Путин террорчылар белән сөйләшеп тә тормыйбыз дип әйтте бит. Төрмә жаргоны белән сөйләшкән премьер хәзер беркем белән дә киңәшмичә сәясәт алып бара. Президент исемен бетерү астында милләтләрне бетерү уе ята”, ди ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Иҗтимагый үзәк оештырган пикетта барлыгы ун кеше катнашты. Пикетчылар “Дәүләт Думасы Русияне бетерү башында тора”, “Русия Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның фикерен ишетик”, “Медведев! Президент атамасын бетерү Русия һәм Татарстан конституцияләрен юк итә” дигән шигарләр күтәреп торды. Пикетны күзәтүчеләр пикетчылардан күбрәк иде.
XS
SM
MD
LG