Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольдә күпләп үтерүдә шикләнелүче ике кеше ачыкланган


Тикшерүчеләр Ставропольдә 21 гыйнварда сигез кешене үтерүдә шикләнелүче ике кешене ачыклаган.

Бүген Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, шикләнелүчеләрнең берсе 42 яшьлек Роман Губарев.

Ул үтелелгән Владимир Слизаев белән якыннан таныш булган һәм аның кәсеп эшләрендәге партнеры да булган. Губарев сак астына алыган һәм аннан сорау алу бара.

Икенче шикләнелүченең исеме әлегә әйтелми.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Слизаевның гаиләсен талау максаты белән үтергәннәр.
XS
SM
MD
LG