Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәнияттә эшләр зур, хезмәт хакы – түбән


29 гыйнвар көнне Казанда мәдәният министрлыгының коллегиясе үтте. Биредә мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы, тарихи һәйкәлләрнең югалуы, мәдәниятне мәгълүматлаштыру темплары турында сораулар күтәрелде.


Коллегиядә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, мәдәният министры Зилә Вәлиева, чакырылган кунак - Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин чыгыш ясады. Чарага коллегия әгъзалары, министрлык вәкилләре, районнарның мәдәният бүлеге, иҗади берләшмә, мәдәният үзәкләренең җитәкчеләре килгән иде.

Зилә Вәлиева мәдәнияткә яшьләрнең тартылуын билгеләп үтте һәм бу эштә бигрәк тә Камал театры зур тырышлык күрсәтүен әйтте.

Мәдәният өлкәсендә эш хакы һаман да түбән

2010 елда мәдәният өлкәсенең чыгымнары узган елларга караганда күпкә арткан. Шул ук вакытта республика бюджетыннан бүлеп бирелгән сумма да, муниципаль берәмлекләр бюджетының чыгымнары да бу өлкәгә быел күбрәк бирелгән.

Әмма мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы быел да мәгариф, сәламәтлек һәм халык хуҗалыгы өлкәләре белән чагыштырганда түбәнрәк дәрәҗәдә тора икән. Зилә Вәлиеваның сүзләренә караганда, республика мәдәният оешмаларында бүген эш хакы зуррак, ә муниципаль берәмлекләрдә һаман да түбән дәрәҗәдә.

“Республика оешмаларында бүген эш хакы зуррак, бу аларның грантлары булу белән дә аңлатыла. Ә менә муниципаль оешмаларда, кызганыч, түбән эш хакы калып бара. Иң түбәне Кама Тамагы, Норлат, Мөслим, Чирмешән, Аксубайда.

Саба, Минзәлә, Кукмара, Алабуга, Казан, Чаллыда бу мәсьәләне чишүләре куандыра. Монда эш хакын уртача тотарга тырышалар. Шулай итеп, 2011 елда эш хакын күтәрү стратегик максат булып тора. Эш хакын күтәрүнең иң уңышлы чишелеше – эчке резервларны куллану исәбенә һәм үз керемнәрен эш хакын күтәрүгә юнәлтү белән, оешмалар эшенең нәтиҗәлелеген арттыру”, диде мәдәният министры.


М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры федераль булырга лаеклы

Узган елда безнең театрлар премьера санын саклап калган – 55 премьера күрсәтелгән икән. 175тән артык спектакль чит илләрдә күрсәтелгән. Билетлар бәясе бездә оптималь, уртача 120 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: Самара өлкәсендә билетлар – 160, Түбән Новгород өлкәсендә 150 сум икән.

Зилә Вәлиева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының федераль булырга мөмкинлекләре булуын, аны чит илләрдә дә тануларын билгеләп үтте.

“Екатеринбур, Новосибирскиның опера һәм балет театры федераль булып саналса да, безнеке алай түгел. Бу финанслау күләмендә бик зур аерма дигән сүз. Әмма Европа тамашачысы да, безнекеләр дә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры эшчәнлеген югары бәяли. Ул тагын да зуррак ярдәмгә лаек”, диде Зилә Вәлиева.
Тарихи истәлекләр торгызылырга тиеш


Соңгы елларда Казанда тарихи ядкарьләр бик еш юк ителә. Бу уңайдан матбугат чараларында бәхәс, халык арасында тавыш-гауга да еш куба башлады. Зилә Вәлиева исә бу проблем турында сөйләшүчеләр, уйлаучыларны дусларыбыз дип атады һәм бергәләп эшләргә тәкъдим итте.

“Тарихи һәйкәлләрне саклап калу белән кызыксынучылар – безнең дусларыбыз. Язган, фикер алышканнарга игътибар белән карыйм. Меңъеллык уңаеннан башланып, аннары тукталып торган эш киң бәхәсләргә урын тудырды. Мондый эшләр барысы да җәмгыять контролендә үтәргә тиеш.

Казанда 2013 елга кадәр 61 объект реставрацияләнәчәк. Киләчәктә бер-беребезгә дәгъва белдереп кенә утырмаска, бергәләп эшләргә кирәк. Хакимият тә, җәмгыять тә теләктәшлек белән эшләргә тиеш. Президентның “объектив шартлар аркасында юкка чыгарылган тарихи һәйкәлләр нинди булган, шундый итеп торгызылырга тиеш”, дигән сүзе бар”, дип белдерде Зилә Вәлиева.
Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин чыгыш ясый

Мәдәниятне мәгълүматлаштыру тиз барамы?

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров мәдәниятне мәгълүматлаштыру турында сөйләде. Ул китапханәләргә компьютерлар урнаштыру, 3G интернет тоташтыру, китаплар һәм кулъязмаларны электрон формага күчерү турында әйтеп үтте.

Авыл китапханәләренең 128ендә компьютер һәм интернет бар икән. Планда аларның саны 712гә җитәргә тиеш.

Премьер-министр Илдар Халиковны исә үзәк һәм республика китапханәләренә 118 компьютер техникасы куелу аптырашта калдырды. Ул бу санның бик әз булуын һәм планны мартка кадәр тутырырга кирәклеген әйтте.

Әмма, соңрак, Русия мәдәният министрының урынбасары Андрей Бусыгин Илдар Халиковның тәнкыйте артык булуын билгеләп үтте. Ул мәдәниятне мәгълүматлаштыру өлкәсендә Татарстан Русиянең башка субъектлары белән чагыштырганда алда баруын әйтте.
Коллегия ахырында мактаулы исемнәр тапшырылды

Электрон китапханәгә кергәнче...


Илдар Халиков электрон китапханәләрне үзенең дә кулланып каравын һәм аларда китапларның форматы бик катлаулы булуын, аларны үзгәртергә кирәклеген билгеләп үтте.

“Таткнигафонд”та китап укыр өчен, үзем дә 15 тапкыр регистрация үттем, бу процессны гадиләштерергә кирәк”, диде ул.

Премьер-министр китапларның инглиз һәм башка телләрдә булуы, Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате белән танышырга теләүчеләргә китапларны җиңел файдалана алу мөмкинлеген арттыруның да бик мөһим икәнлеген әйтте.

“Бүген алга киткән илләрдә теләсә нинди җирлек белән компьютер аша таныша башлыйлар. Аннары гына кеше билет ала, фестивальгә килә”, диде Илдар Халиков.

Премьер-министр күпме китап электрон форматка күчерелгәне генә түгел, күпмесе укылганы, күпме кеше керүе мөһим булуын һәм пропаганда ясарга кирәклеген әйтте.
Рубин Абдуллин чыгыш ясый

Коллегиядә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин узган ел консерваториягә 65 ел тулуын, быел исә аңа нигез салучы Нәҗип Җиһановның 100 еллыгы узачагын билгеләп үтте , бу даталарның бинаны һәм укыту системын яхшыртуга этәргеч булуын әйтте.

3 ел элек кенә консерватория бик авыр хәлдә иде: аны яки ябарга, яки ярдәм кулы сузганны көтеп утырырга калганнар иде. Әмма, Рубин Абдуллин сүзләренә караганда, аларның дуслары күп булып чыккан һәм консерватория яңартылган.

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев Болгар җирлеге һәм аны пропагандалау турында сүз алып барды.

Русия мәдәният министрының урынбасары Андрей Бусыгин мәдәният министрлыгының коллегиясендә хакимият башлыгы да катнашу республикада мәдәнияткә бирелгән игътибарны күрсәтә, дип билгеләп үтте.
Коллегия видеоконференция режимында үтте

Ахырдан мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә мактаулы исемнәр тапшырылды.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен Әлмәт районының мәдәният бүлегенә – 150 мең, Бөгелмәләргә – 100, Яшел Үзәнгә 75 мең сум акча һәм министрлыкның билгеләре тапшырылды.

Коллегия видеоконференция режимында эшләде. Республика районнарының мәдәният үзәкләре коллегияне карап барды, үзләре дә экранда күренде. Әгәр мәгълүматлаштыру һәр авылга да кертелсә, киләчәктә мондый коллегияләрне һәр авылның мәдәният үзәгендә дә карап булыр иде.
XS
SM
MD
LG