Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Казанда “Лепрекон” сыра пабында булган янгыннан соң төнге күңел ачу урыннарын кабат ныклап тикшерергә җыеналар. Файдасы булырмы?

Казанда “Лепрекон” сыра пабында булган янгында 4 кешенең гомере өзелгәннән соң, төнге клубларның хуҗалары вакытыннан алда тикшерү көтә. “Гагарин” төнге клубы мөдире Нурия Мөхәммәтҗанова да тикшерүчеләрнең шушы арада ук килеп чыгачакларына шикләнми.

“Төнге клуб булганга безне еш тикшерәләр. “Аксак ат” (“Хромая лошадь”) вакыйгасыннан соң айга бер килми калганнары юк”, ди Мөхәммәтҗанова. Чара барган вакытта төнлә дә килеп кергәлиләр икән.

Казанда бер төнге клубта PR-менеджер булып эшләп, хәзер башка эшкә күчкән Алик Мәхмүтов әйтүенчә, Казандагы бөтен төнге клублар да тикшерү сынавын үтә алмый. Алар ришвәт биреп, эшләрен дәвам итәләр дигән сүзләрне дә ишеткәләгән ул.

“Ишеткәнем бар, кайбер клубларның биналарын төзегән вакытта хата киткән. Янгыннан өстәмә чыгу урыннары булмаганга һәм башка җитешсезлекләр өчен япмакчы иделәр. Күрәсең акча төрткәннәрдер, ул клублар бүген дә эшләп килә”, ди Мәхмүтов.

Тикшерелмәгәннәр исемлеге төзелә


Казан мэры Илсур Метшин да башкаладагы төнге клубларда җитешсезлекләр булуны таный. Эшлекле дүшәмбе утырышында ул “шәһәр җитәкчеләре мондый хәл бүтән булмасын өчен бөтен тырышлыкны куячак”, дип белдерде.

Мэр сүзләренчә, тикшерү булмаган оешмаларның исемлекләре төзеләчәк. Баксаң, 294нче федераль канун нигезендә, дәүләт контроле хезмәткәрләре шәхси эшмәкәрләрне теркәлгәннән соң 3 ел үткәч кенә тикшерә ала икән.

Казанда “Лепрекон” ачылганга 3 ел гына түгел инде, ә күбрәк. Русия гадәттән тыш министрлыгының Татарстандагы идарә башлыгы урынбасары Рафаиль Мотыйгуллин сүзләренчә, әлеге сыра пабы хуҗалары ике ширкәт теркәп, бу клубны бер-берсенә тапшырып торганнар. “Хатыны иренә, аннан ире хатынына тапшырып торган, ярты ел саен хуҗа алышынган булып чыга”, ди Мотыйгуллин. Әнә шул юл белән тикшерүдән котылып килгәннәр.

Мотыйгуллин сүзләренчә, Татарстанда 400 төнге ял итү, күңел ачу урыны бар. Татарстан прокуроры барлык төнге клубларны да тикшерергә дигән карар чыгарса гына, вакытыннан элек тикшерүләр хокукый була, ди ул. Аның өчен Гадәттән тыш хәлләр министры әлеге тикшерүнең кирәклеген дәлилләп, хат язарга тиеш.

Кайбер клубларга “кураторлар” ияләшкән


“Гагарин” клубы мөдире Мөхәммәтҗанова, безнең үз тикшерүчебез бар, дип белдерә. Ул аны куратор дип атый. Мотыйгуллин исә, мондый кураторлыкны бернинди канун кысаларына да сыймый, дип әйтә.

Шулай да “гагарин”нар янгын булмасын дип, акча кызганмый. Елына бер тапкыр янардай әйберләрне махсус сыеклык белән эшкәртү арзан түгел. 3 катлы бинаның һәр катына сиптергән өчен 11 мең сум алалар, ди Мөхәммәтҗанова. Үзләрен ул хәлле клуб дип атый.

Иминлек чараларын үтәмәүчеләр дә җитәрлек


“Лепрекон”да янгын диванга төшкән тәмәке төпчегеннән чыккан, дип әйтәләр. Күрәсең, монда янардай җиһазлар махсус сыеклык белән эшкәртелмәгән булган.

Татарстанда 400 төнге клубларның барысы да хәлле түгел. Очын-очка ялгап яшәүчеләр дә бар. Төнге клублар эшчәнлеге белән якыннан танышлар алар булдыра алган кадәр экономияли, дип белдерә. “Янгыннан саклану өчен эшкәртү зур клубларның гына хәленнән килә дип уйлыйм мин”, ди Алик Мәхмүтов.

Дүшәмбе кичендә республиканың гадәттән тыш хәлләр һәм янгыннан саклану комиссиясенең утырышы була. Анда төнге клубларда иминлек мәсьәләсе каралачак, ди Мотыйгуллин.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, “Лепрекон” пабындагы вакыйга нигезендә, кулланучылар сәламәтлеген һәм тормыш иминлеген саклау таләпләре үтәлмичә, икедән күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәт күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылган.

Республикада соңгы тапкыр 2009 елның 16 ноябрендә Чаллы шәһәрендәге “Атмосфера” диско-клубында янгын булган иде. Янгында 2 кеше үлде һәм 30 кеше зыян күрде.

2009 елның 5 декабрендә Пермьдәге “Аксак ат” клубында булган фаҗига бөтен Русияне тетрәндерде. Анда 156 кеше үлгән иде. Бу хәлдән соң Русиядәге бөтен төнге клубларда тикшерүләр үтте. Шул исәптән Казанда да. Җитешсезлекләр бетерелде дип хисап тоттылар.

XS
SM
MD
LG