Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:04

Түбән Кама каласында һәм, гомумән, Татарстан республикасында дини вазгыять хакында элеккеге милиционер, хәзер лаеклы ялда булган майор Әнәс Миндаров белән әңгәмә кордык.


Түбән Кама шәһәре баш имамы Йосыф хәзрәтнең эшеннән читләштерелү ихтималы хакында “Азатлык” сөйләгән иде. Йосыф Дәүләтшин әлегә кадәр үз вазифасында кала һәм калыр дип фаразлаучылар бар.

Татарстан мөфтие Госман Исхакый эшеннән киткәч, чират Түбән Кама каласы баш имамы Йосыф хәзрәткә җитә, дигән сүзләр дөрескә чыкмады кебек. Аны эшеннән алу-калдыру турында бернинди дә рәсми хәбәр булмады. Шулай да шәһәр мөселманнары арасында мондый сүзләр йөри: янәсе, Йосыф хәзрәтнең урынбасары итеп Казаннан бер хәзрәт билгеләнә.

Яңа урынбасар кем ул, ни өчен Казаннан, бу хакта кычкырып сөйләүче юк. Әлбәттә, микрофонга әйтергә теләүчеләр дә күренми. Мөхтәсиб Йосыф Дәүләтшин да элемтәгә керми. Түбән Камада яшәүче Әнәс Миндаров милициянең элекке майоры, хәзер мәчеткә йөри.

Соңгы вакытларда дин әһелләре тирәсендә барган вазгыятькә мөнәсәбәт белдереп, газетларга мәкалә дә язган. Вакыйгалар уңаеннан ул “Азатлык”ка да кайбер фикерләрен җиткерде. Сүз башы каланың имамы Йосыф хәзрәтнең эштә калу-калмавы хакында булды, аннан соң, нинди имамнар кирәк, дигән сорау куелды һәм инде Норлат вакыйгалары да искә алынды.

“Каланың имамын эшеннән алалар икән, дигән хәбәр мөселманнарны борчуга салды, әлбәттә. Имеш-мимешләр күп булды. Кем ала аны, ни өчен – халык аңламады. Йосыф хәзрәт бик күркәм эшләп килә. Мин үзем – урта буын вәкиле, МВД системында озак еллар эшләп, башлык урынбасары дәрәҗәсендә, майор булып пенсиягә киттем. Хәзер мәчеттә җаныма тынычлык таптым.

Татарстанга нинди мөфти, имамнар кирәк дигән сорауга җавабым мондый: алар татар халкына хезмәт итсен, татарның дәрәҗәсен күтәрсен иде. Дин җитәкчеләре мәчетләрне контрольдә тотып, каршы әйткәннәрне урыннан алу белән генә мәшгуль булмасын иде.

Хәзрәтләрнең нинди булуы республика түрәсенең нинди булуы белән дә бәйле. Русия президенты янында патриарх Кирилл гел йөри. Ул аның киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә. Бездә дә шундый укымышлы, сүзе үтә торган мөфти кирәктер. Татарстан толерант республика булып танылды. Чит илләрдән киләләр. Килгән гарәпләр белән мөфти алар телендә сөйләшсен, ул сәясәтче дә булсын”, дип саный Әнәс әфәнде.

Норлатта 3 кешене атып үтерү дин әһелләрен кузгатуга тәэсир ясадымы, бу кешеләрне исән калдыру мөмкинлеге бар идеме дигән сорауларга да җавап бирде элекке офицер.

“Түбән Кама мәчетләренең Норлат вакыйгасына катнашы юк. Мәрхүмнәрне “сәләфи”, “хәнәфи” һ.б. дип атадылар. Ләкин бернинди сорау алу булмады. Мәет өстенә әллә ниләр әйтергә мөмкин. Бәлки алар мәчеттә 1-2 тапкыр булгандыр – кем белә.

Эчке эшләр хезмәтләренең ул кешеләрне үтермичә кулга алу мөмкинлекләре зур иде. Алардан сорау алып, барысын ачыклап була иде. Бездә хокукый дәүләт, диләр президентлар. Шулай булгач, барысы да мәхкәмә аша узарга тиеш булгандыр. Ә болай халыкта ризасызлык туды”, дигән фикердә тора Әнәс Миндаров.

Чаллы каласы имамнары арасында киеренкелек күзәтелми. Шәһәр мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла “Азатлык”ка “Аллага шөкер, бу шаукым безне читләтеп узды”, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG