Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:45

“Булмас.ру” – татар интернетында иң каршылыклы сайтларның берсе: ул дуслаштыра да, талаштыра да. Сайтның хуҗасы Рузил Мөхетдинов белән әңгәмә корабыз.


"Булмас.ру"ның чатында һәрвакыт 30-40лап кеше он-лайн режимда дусларча аралаша һәм шул ук вакытта “Чәйнибезме?” дип исемләнгән бүлектә җырчыларны чын мәгънәсендә манчыйлар.


Рузил, “Булмас.ру” кайчаннан бирле эшли?

Якынча 6 ел.

Хәзер татар сайты ачып, кешене гаҗәпләндереп булмый. Ә менә 6 ел элек хәл башкача иде. Бу сиңа ни өчен кирәк дип сораучылар булдымы?

Әлбәттә. Бу сорауга әле дә төгәл генә җавап бирә алмыйм. 6 ел элек, чыннан да татар сайтлары ясауга җирлек юк иде. Төп сәбәпләрнең берсе татар шрифтларының булмавы. Ул вакытта компьютерда юникод дигән әйберне уйлап та тапмаганнар иде. Тапсалар да, татар шрифты юк, шуңа татар хәрефләре урынына аларга охшаганнарын куя идек. Хәреф урынына рәсемнәр куеп, сайт ясаучылар да булды.

Гадәттә, андый текстларны башкача кулланып та, копировать итеп кешегә җибәреп тә булмый иде. Әлеге проблема әле дә чишелеп бетмәде. Чөнки электрон хатлар язганда, шрифт белән проблемнар очрый. Ләкин аңа карамастан, татар сайтлары хәзер яхшы гына эшләп килә: алар Кытайда да, Германиядә дә бертөрле әйбәт итеп ачыла.

“Булмас.ру”ның үсеш юлы ничек барды?

Без аны әүвәл электрон массакүләм мәгълүмат чарасына охшатып башлап җибәрдек. Сәбәпләре төрле иде: аның ышаныч тудыруы, яңалыкларның даими чыгып торуы, дата, авторлары язылуы. Беренче вакытта атнасына, аена бер булса да материал була иде, ә булмаган очракта мәгълүматны урыс интернетыннан алып, тәрҗемә итеп элеп куя идек.

Ә ни өчен хәзер яңалыклар бик эленми?

Төп сәбәп дип вакыт җитмәүне атар идем. Бу эш зур табыш китерми. Шуңа бөтен вакытны сайтка багышлап булмый.

Ә статистика саннары ни күрсәтә?

Шушы алты ел эчендә кулланучыларның саны ел саен артып торуын күрсәтә. Башланган чорда ул 20-50 кеше булса, узган ел ахырында бу сан 1000 кешегә кадәр җитте.

Минемчә, сезнең иң шау-шулы проектларның берсе – “Чәйнибезме?” дигән сәхифә. Анда шактый тискәре комментарлар калдырыла һәм аларның бик азы гына сөртелә. Бу нисбәттән сезгә дәгъва белдерүче, бәлки мәхкәмәгә тартучылар булмадымы?

Бу бүлек чыннан да бик конфликтлы. Ләкин, минемчә, ул бөтен сайтны тотып тора да инде. Кулланучылар өчен ул бик кызыклы.

Беренче чорда каршы килүчеләр күп булды. Хәзер әзрәк, чөнки аеруча конфликтлы шәхесләрне алып куйдык. Кайберләре түзеп-түзеп торып, хәзер кул селтәде. Бүген анда 600ләп кешенең фамилиясе бар. Судка бирәбез дип кисәтеп, байтак кына куркытып йөрүчеләр дә булды.

Сезнең “чат”ыгызда һәрвакыт 30-40лап кеше утыра. Социаль челтәр өчен бу гадәти булса, мондый аерым сайт өчен бу бик сирәк хәл. Моңа ничек ирештегез?

Бер-ике ел элек сайтта бер үк вакытта 2-3 кеше генә утыра иде. Шуңа чатны оештырып җибәргәндә, моның кадәр кеше утырыр дигән өмет тә юк иде. Ничектер бер-ике ай эчендә бу бүлекнең үз кулланучылары барлыкка килде.

Сезнең кулланучыларыгыз еш кына виртуаль дөньяда гына түгел, чынында да тусовка булып очрашалар. Мондый очрашулар кайларда булды?

Сайтта аралашу уникаль әйбер. Моны социаль челтәрдә аралашу белән чагыштырып булмый. Беренчедән, бу моменталь рәвештә аралашу, кешене күреп сөйләшкән кебек буласың, икенчедән, монда беррәттән берничә кеше сөйләшеп утыра ала.

Күпләр социаль челтәрдәге фотоңны, битеңне җибәр әле дип, аралаша башлый. Күп очракта кешеләрнең очрашу теләге дә туа. Чатта утыручыларның берничә тапкыр очрашу уздыруын, чатта кавышып, гаилә корып җибәрү очракларын да беләм.

Димәк, бу очрашулар сайт администраторларының инициативасы гына түгел?

Беренче вакытта, әлбәттә, минем яктан да инициатива булды.

Бу очрашулар, белүемчә, бер үк вакытта төрле район, авыл, шәһәрләрдә булды.

Өченче елны бик күп районда булыр дип хыяллансак та, ул Казан белән Чаллыда гына тиешенчә узды. Ә гаилә кору белән бәйле мин белгән очрак – Чаллы егете һәм Казан кызы кавышуы. Алар сайтка рәхмәт хаты да язганнар иде.

Татар интернетында нинди тенденция сизәсең? Кайдан килдек һәм кая барабыз?

Бер-ике ел элек болай дип әйтә алмас идем, бүген моны ышаныч белән әйтә алам: татар интернетының киләчәге бар.

* * *

Сер түгел Рузил бу сайты белән үзенә байтак дус та, дошман да җыйды. “Булмас.ру” татар интернеты аксакалларыннан. Бүген ул бераз сүлпән булса да, аның зур интернет-тарихы бар. Һәм, Рузилнең әйтүенә караганда, тормышка ашырыласы проектлары да шактый. Алар Рузилгә күбрәк дуслар китерерме, әллә дошманмы? Киләчәк күрсәтер...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG