Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

Каһирәдәге Башкортстан студентлары ярдәм сорый


Әл-Әзхәр университеты руханилары каршылык чарасында катнаша, Каһирә, 31 гыйнвар 2011

Әл-Әзхәр университеты руханилары каршылык чарасында катнаша, Каһирә, 31 гыйнвар 2011

Каһирәдәге Әл-Әзхәр халыкара ислам университетында 120 Русия студенты белем ала. Шуларның 50гә якыны Башкортстаннан. Алар тулай торакның дүртенче катында бинадан чыгалмый ята.


Бинадан һава аланына кадәр ара 15 километр тәшкил итә. Русиянең чит ил эшләре буенча министрлыгының Башкортстандагы вәкиллегенең беренче сәркатибе Венер Галиәкбаров, вазгыять күзәтү астында булуын белдерде:

“Без Русия тышкы эшләр министрлыгының Якын көнчыгыштагы һәм Төньяк Африкадагы департаментларына мөрәҗәгать юлладык. Шулай ук, Каһирәдәге Русия дипломатларына студентлар яшәгән тулай торакка барып хәлне өйрәнергә һәм шуннан чыгып ярдәм күрсәтергә кушылды”.

Венер Галиәкбаров сүзләренчә, Мисырдагы Русия илчелегенә бу хәл соңлап кына барып ирешкән. Студентлар үзләрен укырга җибәргән Башкортстан диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткәннәр. Мөфти исә Башкортстан президентына мөрәҗәгать иткән. Рөстәм Хәмитов Русия хакимиятләренә мөрәҗәгать итеп, студентларны кайтару өчен чаралар күрергә сораган.

Шулай ук Мисырда Башкортстан туристлары да булуы мәгълүм. Аларның төгәл саны билгеле түгел. Бары тик бер турфирма аша гына да 25 кешенең Хургада һәм Шарм-әл-Шәйхта ял итүләре мәгълүм. Туристларны кайтарту мәсьәләсе күтәрелми.

Башкортстандагы турист фирмалары Мисырга сәяхәт кылудан тыелып торырга чакыра.

XS
SM
MD
LG