Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүн патшасы хөкүмәтне алмаштыра


Үрдүндә оппозициянең протест чаралары инде берничә атна дәвам иткәндә Габдулла Икенче патша хөкүмәтне вазифасыннан алды.

Патша сарае белдерүенчә, яңа премьер-министр итеп Габдулланың хәрби мәсьәләләр киңәшчесе Маруф Бакхит билгеләнгән. Аңа яңа хөкүмәт төзү һәм реформа тәкъдимнәрен әзерләү кушылган.

Оппозиция хөкүмәтне алмаштырудан тыш сайлау канунын үзгәртүне һәм икътисадый өлкәдә дә үзгәрешләр булдыруна таләп итә.
XS
SM
MD
LG