Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58

31 гыйнвар көнне “урысларны мәсхәрәләүче” ике татар егетенә карата барган мәхкәмәгә, ниһаять, нокта куелды. Егетләр гаепле дип табылды, аларга акчалата штраф салынды.


Узган атнада Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов эшен караган өч утырыш булган иде. Беренчесендә сүз, нигездә, “җинаятьчеләрнең” фатирларында тентү барышы һәм аның нәтиҗәләре турында булды. Бу турыда “пүнәтәй” (шаһит) ролендәге күршеләреннән һәм тентүне оештыручылардан сорау алдылар.

Пүнәтәйләр әйтүенчә, алар тентү турындагы документларга кул куйганнар, тик нәрсә алып киткәннәрен белмичә генә, “безнең эш – кул кую гына булды да”, диделәр. Ике атна узгач, аларны прокуратургага чакырып, тагын да күбрәк кәгазьләргә кул куйдырганнар.

Гаепләнүчеләр, рәсми адвокатлар ризалыгы белән, хокук яклаучылар оешмасы активисты Сергей Крюковны иҗтимагый адвокат ролендә тәкъдим иттеләр. Ләкин бу тәкъдим прокурор ханым тарафыннан кире кагылды. “Рәсми адвокатлар бар, ә Крюковның юридик белеме юк, шунлыктан адвокат буларак чыгыш ясый алмый”, диде ул. Артабан прокурор ханым мәхкәмә утырышына килмәгән шаһитләрнең озын-озак аңлатмаларын укыды.

Икенче утырыш җинаять эшен оештыручы прокуратура вәкилләренең, шаһитләр сыйфатында прокурорның сорауларына җавап бирүләреннән башланды. Ләкин адвокат сорау алуны туктатырга кирәк дип чыгыш ясады.

“Чөнки, – диде ул, – прокурор ярдәмчесе битараф була алмый. Ә Микеев, аңа өстәп, төрле тикшерүчеләрнең сорау алу беркетмәләренең клон кебек бер үк булуларына да игътибар юнәлтте. Аерым-аерым сорау алсалар да. Шуңа күрә бу документларны җитди кабул итеп булмый. Шуннан чыгып, аларны ялган мәгълүматлар биргән өчен җавапка тартырга кирәк” .

Равил Тимербулатов беркетмәләрнең бер үк сүзләр белән язылган булуын – барча текстларның да бер үк кеше тарафыннан төзелгәнлеге, шунлыктан аларның объективлыгына шик уятырлык булуына да игътибар юнәлтте.

Прокурор исә бу охшашлыкны: “Барысы да бер үк нәрсә турында сүз тотканда, бер үк сүзләр булуына гаҗәпләнмәскә кирәк”, дип “клондай” текстларга ышаныч белдерде.

27 гыйнвар утырышы да соңгысы була алмады. Микеев сорау алу беркетмәләренең хакыйкатькә туры килмәвенә ишарә ясап, хөкемдарны кире какты. Прокурор моңа каршы чыкты. Шулай да, тәнәфес ясап, үзара киңәшләшеп алдылар да, бу таләпне кире кактылар.

“Җинаятьчеләр” исә, икесе дә үз гаепләрен танымады. Киресенчә: “Безне дин һәм милләт ягыннан кимсетәләр”, диделәр. Адвокатлар Горобцов һәм Гончаров, моны раслап, психологик-лингвистик экспертизаның дөрес куелмавына басым ясадылар.

Шулай да, прокурор Инна Исаева Микеевка 170 мең, Тимербулатовка – 120 мең сум штраф салуны таләп итте. Хәер, элекке мәхкәмә дә шундый ук карар чыгарган иде ич. Димәк, мондый карар чыгарган хөкемдар бу эштән баш тарткач, бөтен мәхкәмә эше өр-яңадан башланса да – берни дә үзгәрмәгән булып чыга.

31 гыйнвар көнне булган мәхкәмә алдыннан, вакыйгаларны даими күзәтеп килүче активистлардан мәхкәмәнең ничек тәмамланачагы турында фаразларын сораштырдык:

Реальгар Исламов: “Минемчә, акларга тиешләр. Ләкин бер кабәхат нәрсә бар: Мәскәүдә булган шау-шуларга таянып, “Без дә шул ук юнәлештә эшлибез”, дип күрсәтергә теләкләре тууы ихтимал”.

Сергей Крюков:” Бу судилище гаепләү белән тәмамланачак. Чөнки Путин Русиясендә гадәттә мондый процесслар алдан ук хәл ителгән була.Русия исә үз койрыгын тешләүче эттәй тота үзен”.

Мөнир Насыйров:” Ел буе барган процесс аклау белән тәмамланмас инде ул. Фаразлавымча, бераз йомшартырлар, минемчә”.

Мөнирдә ниндидер күрәзәчелек бардыр, дигән фикер дә туарлык: ул хаклы булып чыкты. Элекке утырышта прокурор Наилгә – 170 мең, Равилгә 120 мең сум штраф салу таләп иткән иде. Соңгы утырыш исә “җинаять” өчен 150 һәм 100 мең сум штраф түләтү турында карар кылды.

Бу мәхкәмә карары турыда “җинаятьчеләр” үзләре менә ни диделәр:

Наил Микеев: “Каян алыйм мин аларга акча? Акчам булса, сәдака бирер идем аларга түләү урынына”.

Равил Тимерулатов: “Аларга түләргә акчам юк. Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсә, түләргә туры килер инде. Әлегә бер өлешен ыштанымны сатып кына түли алам”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG