Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

"Торгынлыкны кузгатучы андый кеше кирәк иде"


Екатеринбурда Борис Ельцинга ачылган һәйкәл

Екатеринбурда Борис Ельцинга ачылган һәйкәл

Татарстан җәмәгатьчелек вәкилләре Русиянең беренче президенты Борис Ельцинны искә алганда, аны Ленин белән янәшә куеп телгә ала. Сорауларга җавап бирүчеләр чорлар алышынганда илгә килгән авырлыкларга зарланса да, Ельцин шәхесенә югары бәя бирде.


Идарә иткән чорда Русия президентына карата күп тәнкыйть сүзләре яңгырады. Әмма аның юбилее алдыннан күбрәк хөрмәт белдерү, мактау ишетелә.

Казанда Борис Ельцинның 80 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылышында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев үзенең чордашы Борис Ельцин турында әйткәндә: "Вакыт узган саен аның шәхесе һәм Русия өчен башкарган эшләре тагын да күбрәк бәяләнәчәк", дип әйткән иде.

Яхшы патшалар буламы?

Драматург һәм депутат Туфан Миңнуллин бәя бирергә алынмаса да, аны бөек шәхес дип атады. "Мин белгән ике сәяәсәтче бар. Алар Русия тормышын тамырыннан үзгәрткән. Аның берсе – Владимир Ленин, икенчесе – Борис Ельцин. Берсе – бер җәмгыятьтән икенчесенә күчереп, Советлар Берлеген төзегән кеше. Икенчесе ул төзегән империяне җимергән. Мин шуны гына әйтә алам: алар икесе дә – зур шәхесләр.

Әмма мин яхшы патша булуына ышанмыйм. Халыкның хәлен бәяләгәндә Русиядә нәрсәдер үзгәрде дип тә әйтеп булмый", диде Туфан Миңнуллин.

“Ватаным Татарстан” газетында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең фикере басылып чыкты.
Разил Вәлиев
Ул анда: "Борис Ельцин – ярым романтик, ярым күсәк сәясәт алып барган бик кызыклы шәхесләрнең берсе. Ул Русиянең бик катлаулы чорында ил җитәкчесе булды. Билгеле, Ельцинга җиңел булмагандыр. Ул идарә иткән 90нчы елларда Татарстан күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлеккә иреште, дәүләтчелеген ныгыта алды. Ул киткәннән соң, бу алга китешләр туктап калды һәм бүген без барыбыз да аның нәтиҗәләрен күрәбез.

Әмма бу Ельцин үзе аңлап, үзенең холкындагы сыйфатларны безнең халыкка ирештергәндер, аның гына уңышыдыр дип уйламыйм. Чөнки шундый авыр, ил язмышы куркыныч астына куелган вакытта җитәкчеләр һәрвакыт халыкка ирек биреп алалар.

Минем Ельцин турындагы фикерләрем үзгәрмәде. Аны рус империясенең җитәкчеләренең берсе дип саныйм. Ә Русия дәүләтенең милли сәясәте беркайчан да анда яшәүче милләтләр файдасына булмады", ди.

Русия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин Русиянең беренче президентын демократик фикерләрне таратучы дип атады.

"Русиядә үзгәртеп корулар башлангач, хакимияткә андый шәхеснең килүе үзенә күрә бер закончалык булгандыр. Чөнки демократик кыйммәтләрне таратырга кирәк иде һәм Ельцин, әлбәттә, бу юнәлештә күп эшләр башкарды", дип әйтә Рәфыйк Мөхәммәтшин матбугат битләрендә.

Ельцин белән Ленин янәшә

Борис Ельцин Татарстанга килүенең берсендә
“Азатлык” хәбәрчесе Казан урамында Борис Ельцинның туган көне уңаеннан аңа һәм ул башкарган эшләргә мөнәсәбәт сорап, кечкенә генә сораштыру үткәрде. Бу әңгәмәләрдә катнашучылар Ельцин чорына да, хәзерге вакытка да бәя бирде.

Мәсәлән, өлкән яшьтәге Зиннәт абзый, Ельцин кебек, торгынлыкны кузгатып җибәрүче кеше кирәк иде, әмма без күп нәрсәне югалттык, дип җавап бирде.

“Минем хатынның әнисе исән булып, пенсия алып тормаса, без ничек яшәгән булыр идек – белмим. Миңа Советлар Берлеге ни, Русия ни, Татарстан ни: эшләгәнгә ашарга бирсәләр – шул җитә, мин акча артыннан кумыйм. Ә менә эшләгәнгә яхшылап түләмиләр, элек тә юк иде, хәзер дә юк”, дип ачынып сөйләде.

Урта яшьтәге Константин Васильевич Ельцин турында әйткәндә: "Без һәрвакыт җитәкчеләрне тәнкыйтьлибез, әмма ул зур эш эшләде: илне үзгәртеп корды", диде.

Ул: "Аны да, Горбачевны да туган көнендә искә алабыз. Соңгы тапкыр Швейцариядә чаңгы шуганда, рәхмәт Горбачевка, аның башлангычы булмаса, без беркайчан да Швейцариягә чыга алмас идек дип сөйләштек", диде.

Алмаз исемле студент егет Ельцинны да, аның чорын да бөтенләй хәтерләми. "Ул хәзерге чор президенты түгел бит. Ул җитәкчелек иткәндә, мин әле кечкенә идем. Аны белмим", диде Алмаз.

Урта яшьтәге мөслимә Наилә ханым, Ельцинның алкоголь эчемлекләр белән мавыгуы турындагы сүзләрне искә алып, эчкәне өчен хөкем итте, әмма Советлар Берлеге империясен җимерүне хуплап чыкты.

"Гомумән, Ельцинга мөнәсәбәтем каршылыклы. Ул – тарихи шәхес, безгә күбрәк суверенитет бирде, бу яктан яхшыдыр инде. Ленин да татар республикасын оештырды, ә менә хәзер президент атамасын алалар, безне "край"га үзгәртмәкче булалар, шулай ук милли мәсьәләне күпертәләр – боларын хупламыйм", диде Наилә ханым.

Үзен Флера апа дип таныштырган өлкән яшьтәге ханым: "Русиянең беренче президенты буларак Борис Ельцинга барыбер хөрмәт белән карыйбыз", диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG