Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

“Гадел Русия” сайлауга әзерләнә башлады


"Гадел Русия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Фарисов

"Гадел Русия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Фарисов

“Гадел Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге яңа җитәкчеле булды. 29 гыйнварда үткән яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә әлеге урынга Фәрит Фарисов сайланган.


“Гадел Русия”нең Татарстан бүлеге аппарат җитәкчесе Азат Ислаев сүзләренчә, 29 гыйнвар көнне узган конференция эшендә партиянең 29 делегаты белән беррәттән, Татарстан Дәүләт шурасы, Казан шәһәре думасы депутатлары, кунаклар катнашкан.

Делегатлар арасында яшерен тавыш бирү юлы белән уздырылган сайлауда 2 еллык мөддәткә “Гадел Русия”нең Татарстан бүлеге җитәкчесе, 11 әгъзадан торган регион бүлеге Шурасы һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары сайланган.

Ислаев сүзләренчә, җыелышның төп максаты “Гадел Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесен сайлау булган. Һәм бу урынга 29 делегатның 28 тавышын алган Фәрит Фарисов сайланды.
"Гадел Русия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге аппараты җитәкчесе Азат Ислаев

Фарисов хәзерге вакытта Русия федераль җыен рәисенең киңәшчесе, Русия мөфтиләр Шурасының багучылар комитеты рәисе вазифаларын башкара.

Бу җыенда 2010да уздырылган сайлауларга нәтиҗә дә ясалган. Ислаев әлеге сайлауларда “Гадел Русия” партиясе уңышка иреште дип саный.

Әлеге Конференциягә, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, иганәче, җәмәгать эшлеклесе Фәрид Мифтахов та кунак буларак чакырылган булган.

“Сайлау алдыннан фиркаләр эшчәнлекләрен арттыра”

Фәрид Мифтахов сүзләренчә, гадәттә Русия дәүләт Думасына сайлаулар якынайган саен сәяси партияләр үз эшчәнлекләрен активлаштыра башлыйлар. Бу уңайдан “Гадел Русия” партиясендә дә бу хәл күзәтелә.
Татарстан дәүләт Шурасы депутаты, иганәче, җәмәгать эшлеклесе Фәрид Мифтахов

Фәрид Мифтахов, сайлаулардан партияләр бик күп үтмәсә дә, халык барыбер аларга карата яхшы мөнәсәбәттә тора, ди.

Татарстан дәүләт Шурасы депутаты: “Илебез өчен күп партиялелек зарур, чөнки ул дәүләтнең демократик булуын күрсәтеп тора. “Гадел Русия” партиясенең Татарстанда булуы халык өчен дә, дәүләт өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

Бу партиянең Татарстан бүлеге җитәкчелегенә татар кешесенең сайлануы халык өчен бик әһәмиятле. Партиянең планнарын белмим. Чөнки мине анда кунак-күзәтүче буларак кына чакырганнар иде.

Андагы чыгышлардан аңлашылганча, киләчәккә максатлары итеп алар дәүләт белән конструктив эшләүне куя, шул ук вакытта хакимият партиясенең хаталарын күреп, дөрес эшләргә юнәлеш күрсәтү зарур, дигән фикерләр дә булды”, диде ул.

“Гадел Русия” милли мәсьәләне чишәргә ярдәм итсен иде”


Фәрид Мифтахов әлеге фирканең татар милләтенә файдасы булачагына өметләр баглый.

“Мин “Гадел Русия” партиясенең Татарстанга файдасы булсын иде дип телим. Партия милли мәсьәләләргә дә игътибар итәр дип ышанам. Чөнки бүгенге көндә Татарстанның Мәскәүгә татар теле, татар халкы мәсьәләләрендә сораулары бар.

Кайсы вакытларда безне ишетмиләр. Менә шул милли мәсьәләләрне Мәскәүдә ишеттерергә һәм аларны чишәргә ярдәм итсәләр, алардан күп файда булыр иде”, ди Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, иганәче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрид Мифтахов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG