Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев вакытыннан алда сайланырга тели


Конституция мәхкәмәсе парламентның президент вәкаләтләрен озайту карарын канунсыз дип тапкач, Назарбаев "сайлауны иртәрәк үткәрик", диде.


Казакъстанда сәяси уеннар дәвам итә, ди белгечеләр.

Башта Семи каласында төзелгән инициатив төркем Назарбаевны 2020 елга кадәр президент итеп калдыру турында референдум уздырырга чакырып 5 миллион имза җыйды.

Назарбаев референдум идеясен кире каккач, парламент аның вәкаләтләрен озайтуны яклап тавыш бирде.

31 гыйнвар көнне Казакъстанның конституция мәхкәмәсе парламентның бу карарын конституциягә каршы, дип кире какты.

Бу карар игълан ителеп берничә сәгать узгач, президент Назарбаев телевидениедә халыкка мөрәҗәгать итте.

“Референдум белән сайлау арасында кайсысын сайларга белмәгәндә, мин халкыбызның демократиягә омтылышын исәпкә алып, президент сайлавын вакытыннан алда уздырырга тәкъдим итәм, гәрчә бу минем президентлык мөддәтемне ике елга кыскартса да”, диде Назарбаев.

Сайлау 2012 елда үтәргә тиеш иде. Яңа тавыш бирүнең вакыты билгеләнмәде.

Узган ел 70 яшен тутырган Нурсолтан Назарбаев Казакъстан белән 1989 елдан бирле идарә итә. Соңгы сайлау 2005 елда узды.

“Назарбаев нәрсәдәндер курка. Бу куркуның сәбәбе – илдәге оппозиция дә, халык та түгел. Моның сәбәбе – Казакъстаннан читтә”, ди Азатлык радиосының хәбәрләр бүлеге мөхәррире Мирхәт Шәрипҗан.

Назарбаев карары турында Мирхәт Шәрипҗан белән әңгәмә
Назарбаев вакытыннан алда президент сайлау үткәрә: Мирхәт Шәрипҗан белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:23 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG