Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга карап Ельцинны сагына башладылар


Русиянең элекке президенты Борис Ельцинның 80 еллыгын аның туган шәһәрендә зурлап билгеләп уздылар. 2007 елда үлгән Ельцинны русиялеләрнең күпчелеге мактап искә алмый иде.

Борис Ельцинның 80 еллыгына бәйле чараларның күбесе Мәскәүдә түгел, ә нәкъ аның туган ягы Екатеринбурда уза. Элекке президентның хөрмәтенә анда ак мәрмәрдән зур һәйкәл ачылды. Әлеге чарада Ельцинның бар гаилә әгъзалары һәм тамашачылар катнашты. Бу тантанада Русия президенты Дмитрий Медведев Ельцинның Русиянең яңа дәүләтчелегенә нигез салуын мактап узды.

“Борис Николаевич үз илен яратты. Ул үзе дә бу илнең бер өлеше иде. Ул һичшиксез бик көчле һәм тәвәккәл кеше булды”, диде президент.

Ельцин гафу үтенеп китте

Бәлкем, Кремль Ельцинны авторитар хакимияткә күпер салучы итеп күрсәтергә телидер. Әмма аны дөнья күләмендә башкача хәтерлиләр. Бу 1991 елның августында аның ГКЧПга каршы торуында күренде. Ул танкка менеп басып, ГКЧП гамәлләрен "дәүләт түнтәрелеше" дип атады.

“Русия ватандашларына: 1991 елның 17сеннән 18енә каршы төндә илнең кануни рәвештә сайланган президент хакимияттән читләштерелде. Бу читләштерү төрле сәбәпләр белән аңлатылса да, бу конституциягә каршы түнтәрелеш белән бәйле”, диде ул.

Ел азагында барлык президент вәкаләтләре Ельцинга күчте. Һәм Русиянең демократиягә омтылу чоры нәкъ аның җитәкчелек вакытына туры килде. Ләкин шул ук вакытта Ельцинның башка чалымнары да пәйда була башлады. Аеруча да аның исерек килеш Берлинда хәрби оркестр белән дирижерлык итүе халык күңелендә нык уелып калды. Шулай ук берничә айлап җәмәгатьчелек күзеннән югалып торуы да төрле шау-шулар уятты.

Ельцинга биш тапкыр йөрәк өянәге булды. Сирәк кенә җәмәгатьчелек алдына чыкканда да, ул чак-чак кына аягында басып тора иде. Әлеге хәлләр русиялеләр арасында аның абруен төшерде. Күпләр 90нчы елларда ул илне көлке хәленә калдырды дип санады. 1999 елны Яңа ел алдыннан дәүләт телевидениесе аша үзенең хакимияттән китүен игълан итү белән бергә Ельцин халыктан гафу үтенде.

“Мин күп кенә хыялларыбыз тормышка ашмаган өчен һәм безгә гади булып күренгән, әмма чынлыкта бик авыр булып чыккан гамәлләр өчен сездән гафу үтенергә телим”, диде ул.

Ельцин Путинны калдырганга үкенгән

Элек “Левада” үзәге уздырган сораштыруда русиялеләрнең яртысыннан артыгы Ельцинга тискәре каравын белдерсә дә, бүгенге көндә инде бу караш уңай якка үзгәрә бара. Хәзер инде халыкның 35% гына Ельцинны яратмавын әйтә. Бу бигрәк тә фәкыйрьрәк катлам һәм авыл халкына карый. Ә шәһәрдәгеләр һәм укымышлылар арасында аңа караш үзгә.

Белгечләр моны Ельцинның варисы – хәзер премьер-министр вазифаларын башкаручы, әмма бар илне контрольдә тотучы Владимир Путинның авторитар идарәсе белән бәйли. Күптән түгел Мәскәүдә каршылык чарасында катнашканнан соң ике атнага төрмәгә ябылган оппозиция җитәкчесе Борис Немцов фикеренчә, хәзер Русиядә күпчелек кеше ирекнең кадерен белә башлады.

“Алар хәзер шул вакытны сагына. Ул чакта икътисади яктан бик авыр булды, шул ук вакытта кешеләрдә өмет бар иде. Романтик вакыт булды. Рәхимсез һәм кырыс Путин белән чагыштырганда, Ельцин заманы башкача күз алдына килеп баса”, ди ул.

Немцов сүзләренчә, күп кенә русиялеләр Путин уңышының серен аңлап җиткерми. Ә бу базарда нефть бәясенең югары булуы белән бәйле. Ельцин заманында исә бөтенләй башка хәл күзәтелә иде.

Чечня сугышын башлау һәм Кремльгә бәйле бизнесменнарга шактый милек туплау мөмкинлеге бирүдән тыш, Ельцин чорын алай ук начар дип әйтеп булмый.

Немцов фикеренчә, Ельцин тарихка Русиядә демократиягә нигез салучы буларак кереп калачак.

Ельцин үзенең варисы итеп Путинны калдырса да, соңрак танышларына бу адымы өчен үкенүен әйтә. Алар фикеренчә, Ельцин Путин килгәч, Русиянең авторитар дәүләткә әйләнүе өчен борчылган.
XS
SM
MD
LG