Accessibility links

Назарбаев Казакъстанда президент сайлауны билгеләү вәкаләтен үзенә алды


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенә вакытыннан элек президент сайлау билгеләргә вәкаләт бирүче канунны имзалады.

Аңа кадәр бу канун бүген парламентта да расланды.

Моңарчы президент сайлавын билгеләү парламент карамагында иде.

Дүшәмбе көнне Назарбаев үзенең президентлык вәкаләтләрен 2020 елга кадәр озайту референдумы үткәрү уеннан кире кайтып вакытыннан элек сайлау үткәрергә тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG